Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лех Качински һәлакәтенә бәйле төп шаһит Варшауда үле килеш табылган


Польша президенты Лех Качински утырган очкыч һәлакәтенә кадәр Смоленскига башка очкыч белән бер сәгать иртәрәк килгән очкыч бортинженеры Ремигиуш Мусь Варшауда үз йортының базында үле килеш табылган.

Кайбер хәбәрләргә караганда, Смоленски янындагы очкыч казасын тикшерү эшендәге төп шаһитләрнең берсе булган Мусь үз-үзен үтергән.

Польша эчке эшләр министры Яцек Цихоцкий: Әлегә бу үлемдә башкаларның катнашы булгандыр дип шикләнергә сәбәп юк. Шулай да алай булмавына 100 процент ышаныч булсын өчен без һәммә нәрсәне тикшерергә тиешбез. Һәрвакыт шулай эшләнә, өстәвенә ул үлем алдыннан бернинди язма да калдырмаган”, диде.

Мусь очкыч казасына бәйле рәсми стенограмның чынлыкка туры килмәвен әйткән иде.
XS
SM
MD
LG