Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа журнал яшьләрне уятып җибәрсен иде"


Финляндия татарларының дини җитәкчесе Рамил Билал Ригада Татар яшьләре форумында Финляндия татарлары турында фильмны тәкъдим итә
Финляндия татарларының дини җитәкчесе Рамил Билал Ригада Татар яшьләре форумында Финляндия татарлары турында фильмны тәкъдим итә

Финляндия татарлары үзләре турында һәм үзләре өчен “Яңа мәхәллә хәбәрләре” исемле журнал чыгарды.

Финляндия татарлары моңарчы чыгып килгән газетаны журнал итеп бастырды. Узган гасырның 50нче елларына кадәр татарлар үз хәбәрләрен нәкъ журнал итеп чыгарып килгән. “Мәхәллә хәбәрләре"нең яңасы җирле татарлар тормышына багышланган, 24 сәхифәдә рәсемнәр һәм файдалы мәгълүматлар урын алган. Аның беренче нөсхәсе 800 данә булып чыкты.

“Мәхәлләнең ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен безгә бу җитә. Финляндия татарлары мәхәлләсе вәкилләре бит төрле илләрдә дә яши, без Германия, Австралиягә, башка илләргә җибәрәбез, шулай ук илнең кануннары нигезендә бу журнал мондагы китапханәләрдә булырга тиеш”, дип сөйләде Азатлыкка басманың баш мөхәррире Рамил Билал.

“Кулга алып укырга телибез”

Дөнья буйлап басма чаралар бетеп мәгълүматлар бары тик интернетта урнаштырылган бу чорда Финляндия татарлары элек чыгарып килгән газетаны киңәйтеп, аны журнал итеп чыгара башлады.

“Яңа мәхәллә хәбәрләре” журналы
“Яңа мәхәллә хәбәрләре” журналы
“Интернетта югалудан куркабыз, мәгълүмат шул кадәр тиз килә һәм китә. Безнең татарлар үзләре турында кулларына алып укырга тели. Шулай ук зур максат – Финляндия татарларын активлаштыру, ассимиляция процессын акрынайту, яшьләрне җәлеп итү”, ди Рамил Билал.

Киләчәктә журналны интернетка чыгару да планлаштырыла.

Журналны чыгаруда бары тик дүрт кеше катнаша. Рамил Билал басма чыгаруга журналга биреләчәк рекламадан акча булыр дип өмет итә.

Финляндия татарлары “Яңа мәхәллә хәбәрләрен” Казанга Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена алып барачак. Декабрьдә үтәчәк корылтайга Финляндиядән сигез кеше катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG