Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

Русиянең милли-территориаль төзелешен үзгәртү илне таркатачак. Бу хакта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдерде. "Ватандашлар платформасы" лидеры Михаил Прохоров республикаларны бетерү тәкъдиме белән чыккан иде.

Русия президентлыгына намзәт булган эшкуар Михаил Прохоров 27 октябрьдә Мәскәүдә үткән «Ватандашлар платформасы» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыкты. Прохоров моның өчен Русия Конституциясен үзгәртергә тәкъдим итте.

Прохоров фикеренчә, илнең территориаль яктан дөрес бүленмәве XX гасырда ике дәүләтнең – Русия империясенең һәм Советлар берлегенең юкка чыгуына китергән. Бүген дә ул бу бүленешне икътисади үсеш ягыннан караганда эффектив түгел дип әйтә.

Прохоровның бу белдерүе сәясәтчеләр, җәмәгатьчелек арасында ризасызлык тудырды. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, милләтләргә карата нинди генә тискәре белдерүләр ясалмасын, нинди генә документлар кабул итәргә җыенмасыннар, гасырлардан килгән татар халкы үз юлыннан тайпылмаячак. Бу хакта Закиров Азатлык радиосына белдерде.

– Ринат әфәнде, "Ватандашлар платформасы" лидеры Михаил Прохоров белдерүен ничек бәялисез?

– Узган шимбә "Ватандашлар платформасы" корылтаенда әлеге сәяси фирканең җитәкчесе Михаил Прохоров үзенә хас гадәт буенча янә бер "мөгез" чыгарды дип әйтергә була. Имеш, аныңча, Русия федерациясенең милли территориаль төзелеше дөрес түгел, аны үзгәртеп, милли республикаларны бетереп, илне яңадан төзергә кирәк.

Беренчедән, мин бу әфәндегә шуны әйтер идем: аның бу сүзләрен кычытмаган җирне кашу буларак бәялим. Әгәр бүген Русия Федерациясе тотрыклы дәүләт булып тора икән, монда милли республикаларның әһәмияте искиткеч зур, бәяләп бетергесез. Без барыбыз да моны яхшы беләбез. Бу республикалар дәүләтнең федератив нигезен тәшкил итеп тора. Әгәр федератив дәүләтнең төрле милләтләрдән торган нигезен юк итәсең икән, моның нинди нәтиҗәгә китерәсен чамаларга артык зур акыл кирәкми. Мондый фикерләрне бәян итүчеләрне илнең таркалуын теләүчеләр дип бәяләргә кала.

Икенчедән, Михаил әфәндегә итәкләрен җыебрак йөрергә киңәш итәр идем. Үзе аңламаган мәсьәләләр турында ниндидер фикерләр әйтергә тырышу – ул сәер күренеш. Халык соңгы елларда Прохоровның ниләр белән шөгыльләнгәнен дә яхшы белә. Куршавель тауларында күңел ачып утырганда, әлбәттә, башка әллә нинди уйлар да килергә мөмкин.

Бу сүзләрдән соң Михаил әфәнденең яңа фирка төзеп илнең сәясәтенә керергә маташуын сәясәттәге элекке адымнарыннан да уңышсызрак дип бәяләргә генә кала. Үзен демократ дип игълан иткән сәясәтче фиркасен алга таба шовинистларга карап алып барырга җыена икән, андый фирка киләчәгенең шикле икәнлеген алдан ук әйтеп була. Һәрхәлдә, мондый буш шигарләр белән милли республикаларның халыкларын җәлеп итеп булмый.

Кызганыч, соңгы вакытларда Русия сәясәтчеләре, алны-артны уйламыйча, берсен-берсе уздырып, төрле көтелмәгән шаккатыргыч фикерләр әйтергә тырыша. Моның төбендә бер генә нәрсә ята - аны сәясәттә популизм дип атыйлар. Прохоров үзенең шаккатыргыч фикерләре белән нәкъ шулар арасында булуын раслый.

– Шушы араларда илнең төбәкләрендә Русиянең милли сәясәт стратегиясе тикшерелде. Белгечләр стратегиядә Русиядә милләтләрнең мәнфәгатьләре кайгыртылмау турында әйтә. Казанда бу стратегияне тикшерүдә сез дә катнашкансыз.

– Бу стратегия турында без шактый җентекле сөйләшү үткәрдек. Стратегия өлгесендә милли республикаларның һәм милләтләрнең мәнфәгатьләре күз алдында тотылган һәм яклана дип әйтеп булмый. Ничек кенә булмасын, без бу стратегиягә таяныпмы, таянмыйчамы, милләтләребезне саклау мәсьәләсен күтәрәбез. Саклау бу стратегиягә таянып эшләнсә, әйбәт булыр иде. Мондый документлар иң беренче чиратта халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып язылырга тиеш. Татар халкы ерак гасырлардан бирле үз-үзен саклап килгән икән, ниндидер документ, ниндидер стратегия кабул итеп кенә милләтебез мәнфәгатьләрен кырыйга куеп алга таба хәрәкәт итә алмыйбыз. Безнең үз юлыбыз, үз Конституциябез бар. Республикабыз халыклары бердәм булып тыныч тормыш итә.

Милләтләрнең киләчәк язмышы Мәскәүдә шушы документны кабул итәргә җыенган федераль дәрәҗәдәге хакимиятләрне дә борчырга тиеш. Бу мәсьәләне уртага салып сөйләшкән вакытта халыкларның, милли республикаларның мәнфәгатьләре тагын да киңрәк каралырга тиешлеге көн кебек ачык. Татар халкы үзе сайлаган юлдан бер адым да янга тайпылмаячак, ул дөнья халыклары арасында үз юлы белән барачак дип уйлыйм.

Бу стратегия тикшерелгәндә тәкъдимнәр тупланып, Татарстан позициясе буларак, Русия дәүләт думасына җибәрелде. Дума безнең тәкъдимнәрне исәпкә алырга тиеш дип саныйм.

– Дөнья татар конгрессы зур җыенга, корылтайга әзерләнә. Бу корылтайда соңгы вакытта милләтләргә карата яңгыраган тискәре фикерләргә һәм милләтләрнең мәнфәгатьләре кайгыртылмауга сезнең чыгышыгызда бәя булырмы?

– Әлбәттә. Биш елга бер тапкыр була торган җыелыш ул иң актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен оештырыла. Төрле илләрдә, Русиянең төрле төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәгән милләттәшләребезнең вәкилләре – делегатлар бөтен проблемнарны да күз алдында тотып, халкыбызның киләчәктә яшәешенә кагылган мәсьәләләрне, милләтне саклау проблемнарын тикшереп тиешле карарлар кабул итәр. Конгрессның төп доклады да бу мәсьәләдән читтә булмас һәм иң актуаль мәсьәләләргә багышланыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG