Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсендә Су-24 бомбалау очкычы төшеп җимерелде


Cу-24 очкычы
Cу-24 очкычы
Чиләбе өлкәсенең Еткүл районында Су-24 бомбалау очкычы төшеп җимерелде.

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, очкыч идарәсендә җитешсезлекләр башлангач һәм очкычны коткарып булмаячагы ачыклангач, андагы ике очучы аны кешеләр яшәгән урыннан читкә юнәлткән һәм катапульт белән сикереп котылган.

Очкыч тиздән чираттагы төзекләндерүгә озатылырга тиеш булган. Барлык Су-24 очышлары вакытлыча туктатылды.
XS
SM
MD
LG