Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республикалар юк ителсә, читтәге татарларга көн бетәчәк


Татарстан һәм Башкортстан хариталары
Татарстан һәм Башкортстан хариталары

Русиядә рус булмаган халыкларны юк итү чаралары 2000 елдан башланып, көчәйгәннән-көчәя барды, инде менә ахыргы баскычына менеп җитте. Азмы-күпме дәүләт органнарына бәйле булган татарлар әлеге ачыктан-ачык цинизм белән сугарылган "Русиянең милли сәясәте стратегиясен" хуплап чыга, чөнки эш урынын югалтудан курка. Курыкмас иде – милләттәшләр арасында бердәмлек юк, шунлыктан кыен хәлдә калганда таянырлык шәхес юк дип уйлый. Курка шул кеше бүген эшен югалтудан, бигрәк тә дәүләт органнарындагы җылы урынын югалтудан. Ничек кенә булмасын, милләт булып сакланып калуның бердәнбер юлы – татарга берләшү, бердәм булу. Бердәм халык кына кыю була ала "стратегия" дигән документны дәүләт Думасына кабул иттермәү өчен көрәштә.

Милли-мәдәни мохтарият белән килешүчеләр шуны аңларга тиеш: 1996 елда милли-мәдәни мохтариятләр турындагы канунны да хуп күреп каршы алган иде җәмәгатьчелек, ә бит ул шул вакытта ук милли хәрәкәтне басу өчен чыгарылган иде. Дәүләт курыкты милли хәрәкәтнең куәтләнеп китүеннән, шуңа каршы уйлап чыгарды ул канунны.

Нәрсә ул милли-мәдәни мохтарият? Анда әлеге "стратегиядәге" кебек декларатив хокуклар турында язылган, ә аларны гамәлгә ашыру өчен хөкүмәткә нигезләнә алмыйсың, телисең икән – сакла үз телеңне, үстер мәдәниятеңне, ләкин хөкүмәттән ярдәм сорама дигән уй салынган мохтарият турындагы канунга. Ул бит гап-гади, акчасыз, бинасыз иҗтимагый оешма, аңа җитәкче итеп хөкүмәт милли хәрәкәтне буып торучы үз кешесен куя, төрле юллар белән ирешә шуңа, оешма әгъзаларына сайлап куярга мөмкинлек калдырмый. Бар милли эшләр мохтарият аша алып барыла дип, башка иҗтимагый оешмаларга ярдәм бөтенләй дә туктатылды. Без бу тәҗрибәне үттек инде. Мохтариятләргә халыкның күзен буяу өчен бәйрәмнәр, Сабантуйлар үткәрергә хөкүмәт акчалата ярдәм итә әлегә, ләкин телен, мәдәниятен үстерергә ирек бирми. Мин бу фикеремне миллионлаган мисаллар белән дәлилли алам.

"Традицион ислам" ны да милләтне таркату өчен уйлап чыгардылар. Шул термин ярдәмендә никадәр ыгы-зыгы килеп чыкты татарлар арасында, таркаулык ахыр чигенә җитте. "Ваһһабизм"га каршы көрәш тә татарга каршы көрәш ул. Фәкать дин тоткан, динне яклаган кешеләргә татарлар үзләре "ваһһабчы"исемен тага, ул традицион исламда түгел, радикаль исламда дип оран сала татар өстеннән татар. Әлеге органнарга шул гына кирәк тә.

Шушы хәвефле көннәрдә татарның берләшә алмавыннан кычкырып елыйсылар килә, тирә-юньгә карасаң – таянырга әрем дә күренми ләбаса, татар телен йоткан халыкка әверелде. Республикалар юк ителсә, читтәге татарларга көн бөтенләй дә бетәчәк. Шул ук вакытта татар мәгълүмат кыры татарларның бәйрәм итүләре (бакча җимешләре, чәк-чәк бәйрәме һәм башкалар) турындагы хәбәрләр белән тулган, ник туган телне саклауга, мәгариф турындагы яңа канун проектына, шушы "стратегиягә" карата җәмәгатьчелекнең кыю сүзе яңгырасын, килеп җитсен татар дөньясына берәр төбәктән! Юк бит!

Бөтен халыкларны бер дингә китерик дигән уйлар белән утопиягә бирелмик инде, җәмәгать, үз динебезне саклап кала алсак иде әле. Тиздән булачак Дөнья татар конгрессы корылтае бу мәсьәләләрне уртага салып карасын иде ичмасам.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG