Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Бакчасарайда бер миллион доллар бюджетлы "Хайтарма" кырымтатар нәфис фильмы төшерелә. Бу сөргенлектән соң кырымтатарлар белән бәйле беренче нәфис фильм.

Фильмның баш каһарманы Советлар берлегенең ике тапкыр герое, очучы Әмәт-Хан Солтан. Аның ролен режиссер Әхтәм Сәйтаблаев үзе башкара. Фильмда баш герой Әмәт-Хан Солтан булса да, сценарий буенча кырымтатарларны 1944 елда Кырымнан ничек сөргенгә сөрүләре хакында шактый күләмле сюжетлар да бар. Бу сюжетларда бөтен Кырымнан 800гә якын гади кырымтатарлар, балалар үз ихтыярлары белән Бакчасарайга килеп, көне-төне катнаштылар. "Украинада шулхәтле күп кеше катнашкан мондый фильм булмагандыр. Фильмда катнашкан, сөргенлекне күргән кырымтатар әби-бабайлар уйнамадылар, алар фильмда яшәделәр", ди Әхтәм Сәйтаблаев.

Алупкада Әмәт-Хан Солтан һәйкәле

Алупкада Әмәт-Хан Солтан һәйкәле

Хайтарма – нәрсәне аңлата соң? Хайтарма – кырымтатарларның милли биюе. Аны ир кеше белән хатын-кыз бии. Кырымда һәрбер шәһәрнең үз хайтармасы бар. Аларның исемнәре дә шундый: Бакчасарай хайтармасы, Акмәчет хайтармасы, Иске-Кырым, Карасубазар хайтармасы һәм мондый уннарча хайтармалар бар. Алар бер-берсеннән көе белән аерыла. Һәрбер кырымтатары туйда, җыенда каян килгәнен күрсәтеп, үзенең хайтармасын бии.

Ни өчен сөргенгә багышланган фильм шулай исемләнгән дигән сорау күп кенә кырымтатарларны да уйландырды. Әхтәм Сәйтаблаев моны болай аңлатты:

“Без фильмга шундый исем биргәндә бу биюнең тарихын өйрәндек. Ул Төркиянең Конья шәһәренең борынгы заманнарда үзәге булган Мевляна суфыйлар орденлы дәрвишләрнең биюләреннән килеп чыга дигән нәтиҗә ясадык. Аларның биюләрендә бер кул жиргә, икенчесе күккә юнәлтелгән. Бу бию – кеше, җир һәм күкне берләштергән бию. Бу гомер өзлексез дәвам итә дигән сүз. Кырымга Кизләү (Евпатория) аша XIII гасырда килгән бу бию безнең хайтармага әверелде. Димәк, безнең халыкта тик бер ир кеше белән бер хатын калса, алар хайтарманы биесәләр, димәк, безнең халык бервакытта да югалмас”.

Әлбәттә, бу режиссерның үзенең фәлсәфи карашы булса кирәк.

– Әхтәм әфәнде, бу фильмда бөтен ниятләрегез үтәлдеме?

Фильм режиссеры Әхтәм Сәйтаблаев

Фильм режиссеры Әхтәм Сәйтаблаев

– Минем бөтен ниятләрем чынга ашты дисәм, дөрес булмас. Әгәр дә йөрәгемдә булган теләкләремнең 50 проценты үтәлсә, Аллага мең тапкыр шөкер дияр идем.

– Әмәт-Хан Солтан ролен башкару авырмы?

– Беләсезме, әгәр дә каһарманны ничек уйнарга дип уйлап утырсаң, рольне башкарырга кирәкми. Мин йөрәгемдә нинди хисләр булса, рольне шулай башкарам.

– Сугыштан Кырымга кайткан кырымтатар гаскәрләрен дә сөргенгә җибәрделәр. Бу хакта эпизодлар фильмда бармы?

– Андый эпизодлар да бар.

Төп төшерүләр Бакчасарайда алып барыла. Монда сугыш елларын, сөргенлек вакытын тасвирлаган бер мәйдан ясалган.

Кайбер кырымтатарларда фильмда теге яки бу вакыйгалар тасвирланмый дигән фикерләрдә юк түгел. Әхтәм Сәйтаблаев, “без бер фильмга халкыбызның бөтен тарихын сыйдыра алмыйбыз. Без моны теләсәк тә, аңлагыз, ике сәгатьлек фильмга бөтен тарихыбызны кертеп булмый. Ләкин бездә андый фильм булачак”, диде.

Кырымтатарларның беренче «Алим» нәфис фильмы 1926 елда Кырымда төшерелгән иде. Ул архивларда саклана. «Хайтарма» исә кырымтатарларның нәфис фильм төшерү тарихында яңа баскыч, ләкин аны төшерүгә хакимият бер тиен акча аермады. Бу фильм кырымтатарларның үз инициативасы белән төшерелә.

“Хайтарма”ның бюджеты 1 миллион доллардан артык. Аның иганәчесе – Мәскәү һәм Кырымда бизнесы булган кырымтатар эшкуары Ленур Ислямов.

XS
SM
MD
LG