Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

АКШ һәм Канадада Сэндидан 16 кеше һәлак булган


Сэнди давылы һәм янгын җимергән өйләр

Сэнди давылы һәм янгын җимергән өйләр

АКШның төньяк-көнчыгышында һәм Канадада Сэнди давылыннан 16 кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

АКШ президенты Барак Обама әйтүенчә, Нью-Йорк һәм Нью-Джерси штатларындагы вәзгыять “киңкүләм каза” дип бәяләнә. Бу казадан зыян күрүчеләр дәүләттән финанс ярдәменә өметләнә ала дигәнне аңлата.

АКШның җиде штатында алты миллионлап кеше утсыз калды. Нью-Джерси штатында атом электр станциясен су басарга мөмкин.

Нью-Йорк мэры Майкл Блумберг әйтүенчә, электр чыбыклары өзелү нәтиҗәсендә шәһәрдә һәм шәһәр тирәсендә күп кенә янгыннар чыккан. Әмма алар кечкенә янгыннар гына булып калган.

Йөзләрчә мең кеше иминрәк урыннарга күчерелде. Узган атнада Сэнди давылы Кариб диңгезендәге утрауларда 60-лап кешене үтергән иде.

XS
SM
MD
LG