Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Инвалид арбасында эшкуар: "Мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышам"


Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче Рамил Исмәгыйлев 20 елга якын инвалид арбасында көн күрә. Аның 150 гектар җире, агач эшкәртү җайланмалары, гаилә фермасы, машина-техника паркы бар. Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Дәүләттән ярдәм көтми, бары тик комачау итмәүләрен тели. Азатлык хәбәрчесе аның белән күрешеп, әңгәмә корып кайтты.

Эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев Әгерҗе районының Озёва авылында тормыш иптәше Надежда белән яши. Һөнәре буенча инженер. Төзелеш институтын бетергән. 20 ел элек аның аяклары йөрмәс була, әтисе Салих, әнисе Оркыянең ярдәме һәм үзенең акылы, тырышлыгы белән тормышын җайга сала. Без аның белән күрешеп, әңгәмә корып кайттык.

Рамил әфәнде, ничек сез йөрмәс булдыгыз?

– Мәскәүдә төзелештә эшләгәндә өченче каттан егылып төшеп билне сындырдым.

Кайчан булды бу?

– 1992 елның 5 декабре. Хастаханәдә генә аңга килдем. Шул вакыттан тормыш яңача башланды, күрмәгәнемне күрдем, гаиләмә дә кыенга туры килде.

Гаилә ул әти-әниме, әллә 27 яшьтә инде үз гаиләгез бар идеме?

– Бу очракта әти-әни, мин ул вакытка өйләнмәгән идем әле. Әти ташламады инде, Мәскәүдә тугыз ай буе минем янда хастаханәдә булды. Терелеп көч җыйгач, алар минем белән яшәделәр. Яңа йортны әнигә күрсәтә алдым, әти исән вакытта эшләнеп бетмәгән иде әле.

Хастаханәдән чыгуга хәрәкәт итү мөмкинлеген эзли башладыгызмы?

– Әти-әнигә кыен булмасын дип физик күнегүләр еш ясадым, үземне-үзем йөрттем. Балта, агач кыру кораллары белән ходуноклар ясадым, шулар белән йөрергә өйрәндем. Көнгә өч-дүрт чакрым араны үтә идем. Балык тотарга йөрдем, каен сулары эчәргә урманга бардым. Мотоциклны тулысынча кул белән йөртә торган итеп үзгәрттем. Ока машинасы алдык. Машинаны да үземә яраклаштырырга тырыштым. Тик мондый кыен хәлдә аны ясау бик авыр, булышучы да юк, тел белән генә әйтүче күп.

Сезнең хәзер үз хуҗалыгыгыз, эшчеләрегез бар, боларны ничек булдырдыгыз?

– Алар бер көндә булдырылмады инде, бәләкәйдән башлап акрынлап үсте. Кайда акча эшләп була шунда йөрдем. Аяклар йөрмәгән килеш себерке дә, гөмбә, шешә, тимер дә җыйдым. Эшләмәгән эш калмады. Акрын-акрын шуннан китте инде.

Күз йөртеп алыйк әле, бүген сезнең Озёва авылында ниләр бар?

– 150-200 квадрат метрлы йорт булдырдым. Өч агач кисү җайланмасы (пилорама) эшли. Гаилә фермасы бар, анда 35 тана, 19 үгез, дүрт ат, 17 сарык асрыйбыз.

Татарстан җитәкчелеге сезнең кебек кешеләргә тиешле игътибар бирәме, йорт түрендә Миңтимер Шәймиев белән төшкән фото тора?

– 2008 елда хәйрияче буларак Казан кирмәненә чакырганнар иде. Шуннан калган фото ул.

Сез хәйрияче дә мени әле?

Рамил Исмәгыйлевнең йорт-җире

Рамил Исмәгыйлевнең йорт-җире

– Чын мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тырышам. Беренче чиратта йортлары янган, бәла-казага очраучыларга игътибар итәм. Әлбәттә, бөтенесенә дә булышу мөмкин эш түгел. Кулдан килгәнчә булышам.

Хакимияткә килгәндә, аның ярдәме кирәкми безгә, комачау гына итмәсеннәр. Миңа булышу кирәкми. Беренчедән президент, премьер-министр дәрәҗәсендә һәркемгә якын килеп карау мөмкин эш түгел. Алай булырга да тиеш түгел. Ник ул миңа икенче төрле карасын? Һәр кеше үз эшен үзе алып барырга бурычлы. Җитәкчеләргә карап, булышыгыз миңа дип ятсаң, булмый инде ул.

Ә бит кайбер кешеләр: “миңа дәүләт булышмый, җитәкчелек начар” дип зарлана?

– Казан халкына кайвакыт шаккатам. Беркөнне телевизордан күрсәтәләр: “Менә ишегем ватылды, ишегемне килеп алыштырмыйлар. Фатир ишек төбенә тәмәке төпчекләре ташлап киткәннәр”, ди берәү. Үзләренең балалары пычрата, чык та юу, буя, матурла. Ник аны кешедән сорарга. Бөтен проблем телевизордан әнә шундый күренешләр күрсәтүдән килә. Дөрес әйбер түгел бу. Ул кешеләргә әйтергә: чыгыгыз да буягыз, үзегез чистартыгыз дип. Авыл кешесе буларак андый зарланучыларны аңламыйм. Без дә җир-милек өчен шундый ук салымнар түлибез. Тик авыл кешесенә беркем дә килеп йорт-җирен төзәтми. Бу очракта: “Икегә-ике метрны чыгып юа алмагач, нәрсәгә сөйләп торырга инде аны”, ди авыл хатын-кызлары.

Шәһәрләрдә мондый эшләргә әйдәп йөрүче кешеләр бар бит, мәсәлән, Чаллыдан беләм. Шырпы, чүп ташлап кара әле, анда яшәүче әбиләр, хатын-кызлар шундук тәртип урнаштырачак.

Сезнең кебек хәлгә калган кеше ничек тормышын яхшырта ала?

– Иң кыены – үзеңнең гариплегеңне җиңеп, кеше арасына чыгу. Чит илдә булганым юк-югын, тик бездә гарип кешене кабул итә белмиләр. Дөньяда һәркемнең үз чире бар: кем рак белән, кемдә шикәр чире. Ә күзгә күренгән гарип кешегә акыл ягыннан түгел, гәүдә ягыннан карыйлар. Моңа өстәп, миннән түбән кеше бу дип тә уйлаучылар бар. Аларны рухи (мораль) яктан тере гарип кешеләр дип әйтергә була.

Аллага шөкер, яхшы кешеләр дә бик күп. Алар безне аңлыйлар. Минем элекке чын дуслар, гарипләнгәч дуслашканнары бар. Алар тиешле дәрәҗәдә кабул итәләр, кирәк булса, күтәреп тә йөртәләр. Фәрит Юнысович, драматург, язучы Юныс Әминовның малае, Түбән Новгородка барып, миңа агач кисү җайланмасын алып кайтты. Ул Чаллыда билгеле эшмәкәр, бик дәрәҗәле кеше, вакытын кызганмады, ике тәүлек йөреп, миңа беренче пилорама юнәлтте. Үзем барырга чыккан идем, күрде дә, акчаны алып үзе китте. Менә шундый кешеләр булмаса, дөньяда чыннан да яшәү авыр булыр иде.

Агач эшкәртү эшен ничек җайлый алдыгыз, үзегез дә шунда эшләмәгәнсез бит?

– Эшмәкәрлек эшен башлап эшчеләр алдым.

Аларны тотарга акчагыз бар идеме?

– Җыела инде ул. Мин аңа кадәр урман алып, аны кистереп сатып, буралар бураттым.

Акча, капитал нәрсә инде ул? Карл Маркс белән Фридрих Энгельс язганнар бит, әйбәтләп укысаң, анда капиталның нәрсә икәне әйтелгән. Бүген бар – иртәгә юк.

Сезнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә?

– Иң яхшысы – тыныч гаилә, тыныч тормыш. Өйгә кайткач, сине чын күңелдән кабул итеп алсалар, проблемнарыңны уртаклаша белсәләр – иң әйбәте шул. Аның калганын эшләргә була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG