Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан колониясендә тоткын үлгән


Казанның икенче колониясендә тоткынның үлеме тикшерелә.

Алынган мәгълүматка күрә, 43 яшьлек тоткын ир-ат кораллы һөҗүм оештырган өчен 2006 елда иректән мәхрүм ителгән булган.

30 октябрьдә иртәнге вакытта ул башка тоткыннарның күз алдынна үлгән. Колония хезмәткәрләре сүзләренчә, ир-ат сәламәтлегенә зарланмаган. Тикшерү комитеты белдергәнчә, тоткынның тәнендә җәрәхәтләр һәм җәберләү эзләре табылмаган.

Вакыйгага карата тикшерү эшләре алып барыла.
XS
SM
MD
LG