Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Дүртенче пәрдә төште


Казанда иминлек көчләре Химик урамы 25нче йортта "шикле кораллы төркемне" юк итү операциясен үткәрә. 24 октябрь 2012

Казанда иминлек көчләре Химик урамы 25нче йортта "шикле кораллы төркемне" юк итү операциясен үткәрә. 24 октябрь 2012

Казанда «булган терактлар», «махсус операция»ләрдән соң, әле театр училищесында укыган чордан ук истә калган шигъри юллар күңелгә килә.

Казанда «булган терактлар», «махсус операция»ләрдән соң, әле театр училищесында укыган чордан ук истә калган шигъри юллар күңелгә килә:

«Пәрдә төште, залда алкышлар»...

Беренче пәрдә

Никтер, мин баштан ук «мөфтигә һөҗүм» белән башланып киткән бу вакыйгаларны җитди кабул итә алмадым. Нәрсәседер ышандырмады. Мөгаен, тикшерү барышының яшерен булуы, мәгълүмат бирелмәве, вакыйгалар каһарманнарының безгә билгеле булган кадәрге күрсәтмәләрендә бер-берсе белән ятышсыз сүзләр сөйләве дә моңа сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Югыйсә, барысы да җитди кебек бит, мәеткә кадәр бар – Вәлиулла хәзрәт үтерелде… Әмма барыбер ышандырмады! Хәтта, Вәлиулла Якуповның үлеме хакында да яңа имеш-мимешләр туды. Янәсе, аны үтерергә теләмәгәннәр, гауга чыксын өчен бераз атып яралыйсы гына булганнар, шуңа күрә пистолетлары да кулдан ясалган «самоделка» гына булган, ул исә хәзрәтнең кулындагы сумкасын да тишеп үтәрдәй көчкә ия булмаган, димәк, үтерә дә алмаган, әмма бер пуля стена аша чәчрәп китеп (рикошет белән) Якуповның йокы артериясенә тигән һәм шул үлемгә сәбәпче булган да…

Белмим, бу сүзләр ни дәрәҗәдә хактыр – тикшерүчеләр рәсми белдерүләр белән чыкмады, әмма мәетне күрүчеләр сүзенә караганда, Вәлиулла хәзрәтнең муенында чынлап та ярасы булган… Аннан соң «үтерергә теләмәгәннәр, яралап кына калып спектакль уйнап», «Татарстанда ваһһабчылык һәм террорчылык барлыгын расларга теләгәннәр» дигән версиягә мин үзем дә ныграк ышанам. Чөнки безнең республикада ни террорчылык үссен өчен, ни чит дини идеологияләр таралсын өчен җирлек юк. Моны раслап та торасы юк бугай. Иман дәрәҗәбезне үзебез күреп торабыз – 95 процент халык ни Алланы, ни шайтанны танымый. Мондый кешеләрдән фанатик тәрбияләү мөмкинме? Юк! Аннан соң, хәтерем ялгышмаса, Татарстанда урманнар республиканың нибары 8%ын гына били дип беләм. Мондый урманнарда качырып, ниндидер «боевиклар» әзерләп буламы? Юк! Хәзер тайгага да качып булмый, бик тиз эзләп табалар…

Әмма кемнәргәдер Татарстанны «террорчы вә ваһһабчылар, Исламчы – радикалистлар оясы» итеп күрсәтү кирәк. Кемгә? Миңа калса, 2013нче елгы Универсиада алдыннан Казанда тавыш чыгару Мәскәү Кремленә кирәк түгел. Мондый гауга өчен ФСБның үзен гаепләүләре бар – ник алдан күрмәдегез, кисәтмәдегез? Димәк, алар да уен уйный алмый… Гәрчә, бик озак уйлагач шундый нәтиҗә ясадым. Кем соң ул өченче көч? Кем соң алар, болганчык суда балык тотучылар? Без аларның пычрак эшләрен, газета-журналларда, телевидениедә «радикаль Ислам» дип лаф оруларын күрәбез. Ләкин алар республиканың үз эчендәме, Мәскәүдәме икәнен тәгаен генә әйтеп булмый – телибезме-теләмибезме, барыбыз да бу уенның корбаннары. Хәтта, үзенең сансыз сәясәте белән бу урынга җирлек биргән Илдус Фәиз дә инде бары тик корбан гына булып калды кебек. Әмма уенның беренче актындагы ролен әле һаман да тикшерү ягындамын. Вәлиулла хәзрәтнең үлеме, мөфтинең машинасы «яну» белән төгәлләнде ул акт.

Икенче пәрдә

Икенче актта исә мәетләр саны күбрәк булды – Яшел Үзән юлындагы урман эчендә дүрт мөселман ир «Лада» машинасында шартлады. Кайбер фаразларга караганда, бу егетләр машиналарына шартлаткыч куйганда ялгыш шартлаганнар булып чыга! Мондый фараздан шаркылдап көләр идем, әмма елыйсы килә…

Нинди ахмаклар кара төн уртасында олы юлдан төшеп, урман эченә кереп машиналарына шартлаткыч тутырып ятсын?! Дүртәүләшеп бер машина эченә кереп утырып тутырганнармы алар? Алай булса, кайсы җиренә куйганнар – айгыр кадәр дүрт ир кереп утыргач ул «унлы» «Лада»да борылыр урын да калмый бит. Гомумән, ислемай сату белән шөгыльләнүче вак сәүдәгәрләрнең шартлаткыч белән шөгыльләнә алулары бер дә ышандырмый. Ләкин алар арасында Салих «традицион Ислам» дип лаф оручыларның күзенә кылчык булып кадалган иде булса кирәк. Аны мин Нурулла мәчетендә күргәләдем – гарәпчәрәк киенеп йөри иде, ә бездә андыйларга ваһһабчы ярлыгы шунда ук тагыла… Мөгаен, аның һәм бергә бизнес алып баручы дусларының корбан итеп сайлануына шушы ярлык сәбәпче булгандыр. (Бу ярлыкны тагучыларга Аллаһының каһәре булсын!) Чынлыкта үзләренең бомба әзерләп шартлауларына мин ышанмыйм. Хәер, мин генә түгел, башка матбугат чаралары да ышанмады бугай – бер-ике көн генә «чәйнәделәр» дә, туктадылар. Әгәр ышандырырлык булса, мондый «шәп тема»ны сары матбугат айлар буе сөйләп торыр иде. Спектакльнең икенче акты бик уңышсыз чыкты дип табам. Станиславский исән булса, «ышанмыйм» дип кычкыра-кычкыра тавышсыз калыр иде… Ә теге егетләрнең дүртесен дүрт капчыкка кисәкләп җыеп узган атнада җирләделәр…

Өченче пәрдә

Бу пәрдәдә исә сәхнәгә яңа уенчылар килеп керде: Татарстан мөҗаһидләре һәм аларның әмире Мөхәммәд. Соңрак тикшерү органнары аны Чистай егете 36 яшьлек Рәис Миңгалиев булырга тиеш дип игълан иттеләр. Өченче пәрдәнең беренче «сәхнә» барышында ул Кавказ мөҗаһидләре әмире Доку Умаровка тугрылыкка ант итүен белдерде, икенче «сәхнә»дә исә: «Мөфтигә һәм Вәлиулла Якуповка һөҗүм минем боерык белән башкарылды», – дип белдерде. Иң кызыгы шунда ки, ике «сәхнә»дә дә аңа халык ышанмады. Беренчедән, ул бик начар «уйнады» – сүзләрен каяндыр карап бик ышанычсыз әйтте. Икенчедән, бу «кино»лар нәкъ менә «кирәк» вакытта пәйда булдылар. Әйтерсең, кемдер «мөфтигә һәм Вәлиулла Якуповка һөҗүм чыннан да булды» дип расларга маташа иде. Ләкин ни артистлары, ни режиссеры юньле булмау сәбәпле ошбу «сәнгать әсәре» ышандыра алмады. Ләкин рәсми даирәләргә отчет бирү өчен яраклы дәлилләр булды, ахры, аларның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен тикшергәннәре ишетелмәде.

Ярар, дәлил кулланылды, актерлар үз рольләрен уйнап бетерде, инде алардан ничек тә котылырга кирәк. Шулай итеп, интернетта яңа «кино» пәйда булды – «Татарстан мөҗаһидләре әмире»н җирлиләр. Бусы тагын үзенә күрә бик ышанычсыз «сәнгать әсәре» булып чыкты: ниндидер чырае капланган бер кеше ләхет тә алынмаган чокырга салып күмеп куйды.

Иң кызыгы, аны «бизгәктән үлде» дигән хәбәр таралды. «Үпкәсенә салкын тиеп» ише гади генә чирдән түгел, ә менә «бизгәк»тән. Безнең җирлектә бизгәкнең соңгы тапкыр кайчан булуын да хәтерләүчеләр үлеп бетте бугай инде. Димәк, бу әкияткә дә «ышанмыйм» дип әйтергә тулы хокукым бар. Гомумән, бу «ролик»ларны кем тарата икән? Хәзерге заманда моны белү авыр түгел бит. Тик, никтер, беркемнең дә беләсе килми. Монысы тагын шик тудыра – болай да билгеле кешене ник эзләргә?

Дүртенче пәрдә

Ярар, өченче пәрдәдә «мөҗаһидләр әмире Мөхәммәд»не җирләделәр, хәзер инде аны «җирләүчеләрне» дә юк итәргә, яки тотарга кирәк бит. Шуның белән «Татарстан мөфтиенә һәм аның урынбасары Вәлиулла Якуповка ваһһабчылар һөҗүме» хакындагы эшне ябып куярга була. Димәк, спектакльнең дүртенче пәрдәсе кирәк. Әгәр ул зур тавыш белән узса, истә калырлык булса, тагын да шәбрәк.

Нәтиҗәсен үзегез беләсез: Казанның Химиклар урамында урнашкан 25нче йортның 9нчы фатирында «мөфти Илдус Фәизовка һәм аның урынбасары Вәлиулла Якуповка һөҗүм итүдә гаепләнүчеләр» «махсус операция барышында юк ителде». Роберт Вәлиев белән Руслан Камалов булырга тиеш дип игълан иттеләр бу «террорчы»ларны. Әле берсе «шаһид билбавы» белән үз-үзен шартлаткан да булып чыкты. Кыскасы, 24нче октябрь көнне мин Гамил Авзал сүзләре белән искә алам:
«Кызык булды бу ничек...»

«Террорчылар» тотарга килгән махсус хезмәтләр вәкилләре рәхәтләнеп шарт та, шорт аттылар, ә теге яктан бер җавап бирүче юк. Беренче катта урнашкан фатирны штурмлау өчен бишенче кат тәрәзәсеннән керүне дә аңлап бетермәдем. Мөгаен, видеокамералар алдында матуррак булсын өчен эшләгәннәрдер инде. Янәсе, менә бит, булдырабыз! Гомумән, бу «махсус операция» дигәннәре «дөньяның бер кызыгы» булды инде.

Монда тамашаның режиссеры тагын бераз ялгышты – беренче пәрдә белән дүртенче пәрдә арасындагы бәйләнешне бозды. Әйтик, тамашаның беренче пәрдәсендә Вәлиуллла Якуповны кулдан гына ясалган, сумка да тишеп чыга алмастай пистолеттан атып, Илдус Фәизне ниндидер булыр-булмас «шартлаткыч» белән яндырып киттеләр. Баксаң, безнең «террорчы»ларыбыз бай булган икән бит! Аларның затлы пистолетлары да, бик шәп шартлаткычлары да булган. Алайса ник алар теге, беренче пәрдәдәге «теракт»ка әзерлексез барганнар? Монысын мин театраль тәнкыйтьче буларак сорыйм!

Аннан соң, мин бу йортка барып, карап кайттым. Әгәр кеше «шаһид билбавы» белән шартласа, аның эчәкләре люстраларда, ишек тоткаларында, тәрәзә төпләрендә эленеп торырга, ә каны бөтен бүлмәләргә чәчрәргә тиеш. Кердем мин ул бүлмәгә – бер тамчы кан тапмадым һәм бер генә кисәк эчке әгъза дә ишек тоткасында эленеп тормый иде…

Алайса бер ФСБ хезмәткәренең үлеме, икенчесенең яралануы хакындагы хәбәр каян килде? Бусы бит рәсми чыганаклардан килде. Тик үлгән хезмәткәрнең исемен генә сер итеп калдырдылар. Югыйсә бит бу егет зур батырлык кылган: террорчы «шаһид билбавын» җибәргәнен күргәч аны үз тәне белән каплаган һәм шуның белән бик күп кешеләрне үлемнән саклап калган. Моның өчен егеткә «Русия Герое» исеме бирергә, аның хакында әдәби әсәрләр, газета битләрендә мактаулы очерклар язарга кирәк, ә бездә аның исемен сер итеп саклыйлар. Бик сәер, бик сәер… «Ә бу үлем булдымы икән соң?» – дип шикләнер идем, Казанның 7нче хастаханәсенә ике яралы кеше китерүләре, аларның берсенең үлеме хакында да хәбәр бар. Соңрак яралыларның берсен РКБга алып киткәннәр, имеш… Монда кемгә ышанырга да белмәссең. Ләкин бер нәрсәгә ышанмыйм: Химиклар урамының 25нче йортында тере кеше шартлатып үтерелгәнгә охшамаган! Ни өчен икәнен әйттем – кан юк.

Бары тик суыткычта катырылган мәетне шартлатканда гына мондый «чиста» шартлау булырга мөмкин дип фаразлыйм. Чын дөресен исә безгә беркем дә, беркайчан да әйтмәячәк. Бу «спектакль» Татарстаныбыз тарихында хурлыклы сәхифәләр булып калды инде. Кызык, бу спектакль инде тәмам микән, әллә тагын берничә пәрдәсе калганмы. Әйтик, терактта гаепләнеп эзләүгә игълан ителүчеләрнең әлегә бит өчесе генә үлде – дүртенчесе эзләүдә, «мөҗаһидләр әмире»н җирләүче дә тотылмаган… Дәвам итүләре дә мөмкин!

* * * *
Хәтерлисезме икән, элек Казанда «Колхозчылар йорты» дигән кунакханәләр бар иде. Шуларның берсе Тукай урамындагы Галия мәчетендә булган дип беләм. Миңа калса, Химиклар урамындагы 25нче йортны «Террорчылар йорты» итеп ачарга була. Килгән-киткән «террорчы»лар кунсын шунда. Чөнки бу йортта быел инде бер «террорчы» үтерелде. Әгәр хәтерегездә булса, Мәмдәл авылында шартлау оештыруда гаепләнгән Рөстәм Йосыпов иде ул. Аны бу йортның дүртенче катында атып үтерделәр дә, бу гамәлне «полиция хезмәткәрләренә пычак белән ташланды» дип аңлаттылар. Тик яраланган полиция хезмәткәренең ярасын гына күрсәтмәделәр – сердер инде…

Бу эш буенча биш-алты кеше кулга алынды һәм безнең хокук сакчылары чираттагы банданы әмәлләп яталар дип беләм. Гәрчә, кулга алынган Рәүф Ситдиковның ТР прокуроры Әмиров исеменә язган шикаятьләре нәкъ менә «әмәлләү» хакында сөйли. Ул үзен кыйнауларыннан, булмаган гаебен танытырга маташуларыннан зарлана. Югыйсә, аның гаебе бары тик Рөстәм Йосыповны Биектау районыннан килеп алып китүдән һәм Казандагы шушы йортка китереп куюдан гына гыйбарәт бугай. Дустының үтенечен үтәгән өчен аны бүген кыйныйлар, көчләү белән яныйлар дип яза ул шикаятьләрендә. Мөгаен, күп тә үтмәс, матбугат сөенә-сөенә тагын бер «террорчылар бандасы» тар-мар ителүе хакында сөйли башлар. Тик кешеләр генә бу фаш итүләр артында күпме кыен, күз яше, гаделсезлек, закон бозу ятканын аңлап бетермәс…

Мондый «начар» спектакльләрнең башка булмавын теләп,
Искәндәр Сираҗи
Безнең гәҗит
XS
SM
MD
LG