Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24
Уфада Дәүләт киңәшмәсе җыелышы (I)

Омски шәһәрендә төзелгән вакытлы хөкүмәт, Комуч, ягъни Комитет членов Учредительного Собрания, иске режимның һәртөрле тарафдарлары, милли азчылыклар, шул исәптән, төрк-татарларның милли башлыклары үз киләчәкләрен бары тик большевизмның җиңелүендә күрә. Алга таба көрәшнең юлларын билгеләү өчен 1918 елның 8(21) сентябрендә Уфада Дәүләт киңәшчесе җыелышы ачыла һәм ике атна дәвам итә.

Комуч әгъзалары, чехословак корпусына таянган Себер вакытлы хөкүмәте, 15-16 июльдә үк Чиләбедә җыелышып ала. 20-25 августта исә Уфада Дәүләт киңәшчесе утырышын оештыру өчен сөйләшүләр үткәрәләр. Ниһаять, 1 сентябрьдә җыелыш көне билгеләнә.

Җыелышта 130-170 чамасы вәкил катнаша. Деникин "Очерки русской смуты" исемле әсәрендә язганга караганда, вәкилләр саны 129 (күпчелеге эсерлар, 77се Учредительное Собрание әгъзалары) була. Русия тарихи архивында (61 б.) бирелгән мәгълүматлар буенча, бу сан 146га (81е Учредительное Собрание әгъзалары, 65е – башка оешмаларның вәкилләре) була. Г.Баттал (Таймас) "Rus Ihtilalinden Hatiralar" (Рус инкыйлабы турында хатирәләр,101б.) исемле китабында җыелышка 170 кеше (күпчелеге - эсерлар) килгән иде, дип яза. Чыганакларның өчесендә дә утырышта Учредительное Собрание әгъзалары күпчелектә булган дип әйтелә.

Дәүләт киңәшмәсе җыелышында түбәндәге төп милли һәм сәяси оешмаларның вәкилләре катнаша:
  1. Самарадагы Комуч әгъзалары;
  2. Себер вакытлы хөкүмәте вәкилләре;
  3. Урал (Екатеринбур) өлкәсе хөкүмәте вәкилләре;
  4. Рус казакълары вәкилләре;
  5. Аклар хакимияте карамагындагы земство һәм шәһәр управалары вәкилләре;
  6. Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милли Идарәсе вәкилләре;
  7. Башкорт хөкүмәте вәкилләре;
  8. "Алаш Урда" казакъ хәрәкәте вәкиләре
  9. Төркестан Милли вакытлы идарәсе вәкилләре;
  10. Төрле сәяси фиркаләр вәкилләре.
Шулай итеп, Кавказдагы һәм Кырымдагы төрки халыклары делегатларыннан башка җыелышта мөһим төрки кавемнәренең вәкилләре катнашкан. Ул гына да түгел, аерым фракция төзелә. Милли Идарә казакъ, кыргыз һәм Төркестан вәкилләрен Уфаның бер мәдрәсәсендә урнаштырып кунак итә.

Дәүләт киңәшмәсендә төркиләрнең түбәндәге вәкилләре була:

Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларының Милләт Мәҗлесе вәкилләре:
  1. Гомәр Терегулов (ММ һәм Учредительное Собрание әгъзасы)
  2. Гаяз Исхакый (ММ әгъзасы – Мәскәү)
  3. Сәлимгәрәй Җантурин (ММ әгъзасы – Уфа)
  4. Ильяс Алкин (ММ әгъзасы, Мәркәз Хәрби Шура рәисе – Казан)
  5. Вәлидхан Таначев (ММ әгъзасы – Әстерхан)
  6. Солтанбәк Мәмлиев (земство хезмәткәре)
  7. Фуат Туктаров (ММ һәм Учредительное Собрание әгъзасы)
  8. Кәшшаф Тәрҗемани (ММ һәм диния нәзарәте әгъзасы, казый)
  9. И.Әхтәмов (земство хезмәткәре)
  10. Фатих Төхфәтуллин (Пермь)
  11. 11. Мөхиддин Әхмәров (Уфа Хәрби Шурасы)
  12. 12. В.И.Алмазов
Кече Башкортстан хөкүмәте вәкилләре:
  1. Әхмәтзәки Вәлиди (ММ әгъзасы)
  2. Габделәхәт Фәхреддинов (Оренбур)
  3. Йуныс Бикбов (Оренбур)
  4. Искәндәр Солтанов
  5. С.Мирасов (элекке хөкүмәт рәисе)
  6. Г.Адигамов (Әдһәмов)
"Алаш Урда" казакъ хөкүмәте вәкилләре:
  1. Галихан Бүкәйханов
  2. Җиһанша Дусмөхәммәдов (Урал өлкәсе)
  3. Хәлил Дусмөхәммәдов (Урал өлкәсе)
  4. Сәгыйть Дашанович (Тургай өлкәсе)
  5. Әхмәт Байтурсунов (Тургай өлкәсе)
  6. Имам Галимбәков
Төркестан Вакытлы хөкүмәте:
  1. Мостафа Чукаев (казакъ, хокукчы, эсер)
  2. Мостафа Уразаев (сәүдәгәр)
  3. С.А.Мөфтизадә

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG