Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан белән Төрекмәнстанны тарих, дин һәм төркилек якынайта"


"Татарстан белән Төрекмәнстанны тарих, дин һәм төркилек якынайта"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

"Татарстан белән Төрекмәнстанны тарих, дин һәм төркилек якынайта"

30 октябрьдә Казанда “Татарстан-Төрекмәнстан: тарих, нәтиҗәләр һәм хезмәттәшлек перспективалары” исеме астында түгәрәк өстәл утырышы үтте. Чара Төрекмәнстан мөстәкыйльлегенә 21 һәм Татарстан конституциясе кабул ителүгә 20 тулуга багышланды.

Түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясаган галим Альберт Борһанов сүзләренчә, татар һәм төрекмән халыкларының бик борынгыдан килгән хезмәттәшлеге бүгенге көндә дә дәвам итә.

“Вакытында без җитәкчеләребезгә гел совет республикалары белән элемтәдә торырга кирәк дип әйтә идек. Ул вакытта безне аңлап бетермәделәр. Хәзер инде аңлый башладылар. Бу республикалар арасыннан Төрекмәнстан төрки халык булуы һәм ислам дине киң таралган булуы белән безгә якын. Соңгы вакытта Төрекмәнстан җитәкчелеге дә Русиянең регионнарына игътибар итә башладылар. Сапармурат Ниязов заманында элемтә күбрәк дәүләтләр арасында гына иде”, дип белдерде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Борһанов фикеренчә, Төрекмәнстанда диктатура дип әйтсәләр дә, аларның президентларын халык чын күңелдән ярата. Бу илдәге системага "халык авторитаризмы" дип әйтү дөресрәк була.

“Төрекмән халкы демократия дигән зур Европага якын түгел. Чөнки аның өчен әле вакыт кирәк. Хәзерге Төрекмәнстанның дәүләтчелеген саклау өчен шушы система дөрес дип уйлыйм. Әмма Русия белән Төрекмәнстанны бер идеология, бер дәүләт, бер фикернең алга сөрелүе ягыннан чагыштыру дөрес булмас. Чөнки икесе ике төрле дәүләт. Төрекмәнстан унитар һәм кечкенә, анда күбесенчә бер генә милләт яши. Русия исә күп милләтле дәүләт. Шуңа күрә бу ике илдә төрле сәясәт, төрле фикер булуы табигый”, дип белдерде ул.
XS
SM
MD
LG