Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар һәм Гөлназ дуэтына бер ел тула


Айдар һәм Гөлназ дуэты
Айдар һәм Гөлназ дуэты

Татар эстрадасында гаиләләре белән сәхнә тотучы җырчылар белән бергә егет-кыз башкаручылар да бар. Мисал өчен, Айдар Рәкыйпов һәм Гөлназ Шакирова дуэты “Мәхәббәтем” клибы белән тамашачы игътибарын алды. Бүген алар яңа җырлар язып үз тыңлаучыларын арттыра.

Айдар Рәкыйпов Башкортстанның Уфа шәһәрендә туа. Бүген әти-әнисе Илеш районының Югары Яркәй авылында гомер итә. Айдар Казан мәдәният һәм сәнгать университетының икенче курсында, Венера Ганиева бүлегендә укый. Әтисе дә җырчы булырга теләгән, хәзер дә баянда уйнап җырлый икән. Ата белән улның теләкләре туры килгән. Айдар алты яшьтән үк җырлый башлый, музыкаль мәктәпкә йөри, җыр бәйгеләрендә катнаша.

Яшь җырчы Гөлназ Шакирова белән мәдәният һәм сәнгать университетында танышалар. Бергә “Мәхәббәтем” дигән җыр яздырып Гөлназның гаиләсе ярдәмендә яңа клип туа. Ул җырны аларга Башкортстаннан Тимур Рамазанов язып бирә. Клипның сценариен Гөлназның әнисе белән бергә уйлап, әтисенең туган ягында - Балтач районында төшерәләр.

“Мәхәббәтем"дә уйдырма тарих күрсәтелә. Быелның февраль аенда ике атнага якын төшерү эшләре бара. Айдарның 22 яшь тулган көнен дә шунда уздыралар, ул 15 февральдә дөньяга килгән.
Айдар Рәкыйпов: "Миңа ике республика да якын"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:52 0:00

“Кайсы республика күңелеңә якын?” дигән сорауга Айдар: “Башкортстанның табигатенә гашыйкмын. Татарстанда мәдәният, сәнгать белән ныклап шөгыльләнеп була дип уйлыйм. Һәр як үзенчә кадерле, берсен генә аерып куя алмыйм”, диде ул.

Айдар Рәкыйпов әле уку, җырлар яздырудан тыш, йөзү белән шөгыльләнә, илкүләм ярышларда катнаша икән.

Гөлназ Шакирова белән без сезне элегрәк таныштырган идек. Айдар белән ул иҗат итүне, җырлар яздыруны арттыра. Үзе белдергәнчә, Айдарны күргәнче аның җырларын тыңлаган була. Танышуга дуслашып китәләр, мәхәббәт хисләре туа һәм Айдар һәм Гөлназ дуэты барлыкка килә. Хәзер алар егет белән кыз буларак та, дуэт буларак та гел бергә. Казан һәм Татарстан районнарында аларны күрсәгез, "кемнәр икән бу” дип гаҗәпләнмәгез, Айдар һәм Гөлназ дуэтына әле бер ел гына була.
Гөлназ Шакирова: "Дуэтта бер-береңне аңлау мөһим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:32 0:00
XS
SM
MD
LG