Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сүзчесе президентның сәламәтлеге начараюын кире кага


Владимир Путин (с) һәм Дмитрий Песков (у)
Владимир Путин (с) һәм Дмитрий Песков (у)
Русия президенты Владимир Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Путинның сәламәтлеге начараеп китүе, шул сәбәпле аның кайбер чит илләргә сәфәрләрдән баш тартуы турындагы имеш-мимешләрне кире какты.

“Коммерсант-FM» радиосына Песков президентның Ново-Огарево утырмасыннан Мәскәүгә сирәк килүен Путинның башкаладагы машина йөртүчеләргә артык кыенлыклар тудырырга теләмәве белән аңлатты.

Матбугат вәкиле әйтүенчә, бу арада президентның Кремльдә булуын таләп итүче чаралар юк, андый чаралар булса, Путин Мәскәүдә күренәчәк.

Күптән түгел Владивостокта Азия-Тын океан хезмәттәшлек оешмасы саммитында журналистлар Путинның аксавын күргән иде. Песков моны президентның элекке спорт ярасы яңадан авырта башлау белән аңлатты.
XS
SM
MD
LG