Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:41

"Төрекмәнстан өчен "халык авторитаризмы" – дөрес юл"


Халык үз президентын "ярата"

Халык үз президентын "ярата"

Төрекмәнстан бәйсезлегенең 21 еллыгы көннәрендә Татарстан галимнәре бу илнең идеологиясен мактый.

Бу атнада Казанда “Татарстан-Төрекмәнстан: тарих, нәтиҗәләр һәм хезмәттәшлек перспективалары” исеме астында түгәрәк өстәл утырышы үтте. Чара Төрекмәнстан мөстәкыйльлегенә 21 ел (27 октябрь) һәм Татарстан конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга (6 ноябрь) багышланды.

Корбангули Бирдемөхәммәдов 2006 елда президент булып сайланганнан бирле Ашгабад белән Казан арасында элемтәләр ныгыды. Уртак тарихи һәм мәдәни җепләр икътисади хезмәттәшлекне дә үстереп җибәрде. Элекке президент Сапарморат Ниязов Казанга Русиягә сәфәре кысаларында гына кереп чыккан булса, Бирдемөхәммәдов Татарстанга аерым игътибар бирә башлады. Быелның май аенда гына Бирдемөхәммәдовның Казанга сәфәре вакытында ике республика арасында 2012-2014 елга сәүдә-икътисади һәм мәдәни-һуманитар өлкәдә хезмәттәшлек программасы имзаланды.

Узган ел Төрекмәнстан бәйсезлегенең 20 еллыгын бәйрәм итәр өчен Ашгабадка Казаннан президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур вәкилчелек тә барып кайтты. Төрекмәнстаннан Татарстанга укырга килгән яшьләр саны елдан ел арта.

“Татарстан белән Төрекмәнстан арасында мөнәсәбәтләр шул кадәр югары дәрәҗәгә күтәрелгән икән, бу инде, җырда җырланганча, “юкка түгел, юкка түгелдер.” Моның бик озын-озак тарихы бар”, дип сөйләде очрашуда чыгыш ясаган галим Хатыйп Миңнегулов.

Советлар Берлеге таркалганчы Төрекмәнстанда яшәгән һәм хәзер дә ике республика арасындагы элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән галим Альберт Борһанов Азатлык радиосына илдәге идеология турында сөйләп, “төрекмән халкы Европадагы демократиядән ерак”, дип белдерде.

Борһанов фикеренчә, Төрекмәнстанда диктатура дип әйтсәләр дә, аларның президентларын халык чын күңелдән ярата. Бу илдәге системага "халык авторитаризмы" дип әйтү дөресрәк була.

“Төрекмән халкы демократия дигән зур Европага якын түгел. Чөнки аның өчен әле вакыт кирәк. Хәзерге Төрекмәнстанның дәүләтчелеген саклау һәм бердәмлеге өчен шушы система дөрес дип уйлыйм,” дип белдерде ул.

Ике ел элек Төрекмәнстаннан качып чыккан Мәрдан Сарыев туганнарына зыян китермәс өчен алар белән бик сирәк сөйләшә. Азатлык радиосының Төрекмән бүлегендә эшләүче бу яшь егет, дөнья төрекмән халкының тормышы һәм президенты ничек “яратуы” турында рәсми мәгълүмат чараларыннан гына белеп тора, ди. Илнең җитәкчелеге исә купшы бәйрәмнәргә халыкны да җәлеп итәргә, аны матур итеп күрсәтергә тырыша. 2012 ел Төрекмәнстанда “бәхет елы” дип игълан ителгән. Апрель ае атналарының берсе – “бәхет һәм сәламәтлек атнасы” буларак билгеләнгән иде.

“Төрекмән халкының тарихы гасырлардан килә, ул бердәм булган, югалмаган. Хәзерге сәяси система халыкны куркыту һәм түбәнсетүгә нигезләнгән”, ди Мәрдан Сарыев.

Туганнары чит илдә булган кешеләрнең тормышы кыл өстендә, ди ул.

“Андыйларга төрле дәрәҗәдә киртәләр корыла. Мисал өчен, бер гаилә улларын өйләндерәбез дип зурлап әзерләнә, ресторан ала. Кунаклар килешкә ресторан ябык булырга яки анда утны өзәргә мөмкиннәр”, дип сөйләде Мәрдан Сарыев.

Төрекмәнстанда хәзер яшәгән, аның халкы белән аралашкан кеше “халык үз президентын ярата” дигән сүзне әйтә алмый, ди ул.

Аның каравы галимнең “Татарстан – төрки халыкларның әйдәп баручы көче булырга тиеш” дигән сүзен Мәрдан хуплый һәм Татарстан белән элемтәләрнең ныгуы һичшиксез төрекмән халкына файдага булачак, ди.

XS
SM
MD
LG