Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Татарстанда “Иннополис” аерым икътисади зонасын булдыру турында карар чыгарды


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев
Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанда “Иннополис” аерым икътисади зонасын булдыру турында карар чыгарды.

Казан янында төзелүче “Иннополис”та заманча технологияләр юнәлешендә эшләүче аерым икътисади зона булдыруны сорап Татарстан Русия икътисади үсеш министрлыгына сентябрь аенда мөрәҗәгать иткән иде.

Аерым икътисади зона Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш районнарында төзелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG