Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кеше үтерүдә шикләнелүче полиция хезмәткәрләре кулга алынды


Мәскәүдә “Хорошёво-Мневники” полиция бүлегенең өч элекке хезмәткәре 22 яшьлек Азәрбайҗан ватандашын рәхимсез рәвештә үтерүдә шикләнелеп кулга алынды.

Тикшерү комитеты белдерүенчә, полициядә эшләгән Дмитрий Колотовкин, Александр Власенко һәм Артем Скубак азәрбайҗан егетенә җитмештән артык мәртәбә пычак белән кадауда шикләнелә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, шикләнелүчеләр үSaveзләренә таныш булган ул кешенең BMW 530 машинасын тартып алырга теләгән һәм 5 сентябрьдә машина хуҗасын пычак белән кадап үтергән. Урманга яшерелгән мәетне якын тирәдә яшәүчеләр 11 сентябрьдә тапкан.
XS
SM
MD
LG