Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәис Сөләймановны ксенофобиядә гаепләп прокуратурага мөрәҗәгать тапшырылган


Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов
“Алтын Урда” татар милли оешмасы җитәкчесе Данис Сәфәргалиев Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлеген җитәкләүче Рәис Сөләймановның ксенофобик эшчәнлеген тикшерү таләбе белән Татарстан президентына, парламентына һәм прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

Сәфәргалиев фикеренчә, Сөләйманов бер сәбәпсез һәм нигезсез кешеләрнең абруен төшерүче күп кенә ксенофобик мәкаләләр һәм белдерүләр белән чыккан һәм аларны төрле хәбәр агентлыклары аша тараткан, шуңа күрә прокуратура аның бу эшчәнлегенә игътибар итәргә тиеш.

Сәфәргалиев Сөләймановны татар халкын, Татарстан республикасын һәм ислам динен мыскыллауда гаепли һәм Сөләйманов — тулаем Татарстанга һәм аерым алганда аның хакимиятенә ышанычны какшату максатында сәяси заказ үтәүче политтехнолог, дип белдерә.

Сәфәргалиев фикеренчә, Сөләйманов чимал белән сәүдә итүче халыкара ширкәтләр Татарстанның ягулык-энергетика коплексын көчсезләндереп арзан бәядән сатып ала алсын өчен тырыша һәм аңа бу коррупцион эштә көч структуралары ярдәм итә.

Рәис Сөләймановны турыдан-туры Русия иминлек оешмалары белән хезмәттәшлек итүче дип исәпләүләре турында элегрәк Азатлык радиосына кайбер белгечләр дә әйткән иде.
XS
SM
MD
LG