Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

3 ноябрь көнне Башкорт дәүләт филармониясендә искитмәле матур кичә була. Татар халкының ике асыл заты – мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева белән виртоуоз музыкант һәм композитор Бәхти Гайсин хөрмәтенә хәтер кичәсе оештырыла.

Әлеге кичә бай програмлы концерт сыйфатында үтә. Анда Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин белән бергә иҗат итеп бар илне аркылы-буй йөреп чыккан сәнгатькәрләр дә, яшь башкаручылар да катнаша. Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, талантлы җырчы Нәзифә Кадыйрова әйтүенчә, бу аның иҗат юлында иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Фәридә апаны да, Бәхти аганы да үзенең остзлары дип хөрмәтли ул.

– Мин Бәхти аганың байтак моңлы һәм шаян җырларын башкардым. Алар мине халыкка танытты. Шуңа күрә дә мин аны һәм Фәридә апаны сагынам. Алар мине иҗатымда озатып бара, ди Нәзифә ханым.

Башкорт филармониясендә үтәчәк концерт күп тамашачылар зәвыгын исәпкә алып оештырылган. Анда элекке еллардагы мәңге үлмәс җырлар да, популяр композитор әсәрләре дә башкарылачак.

Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин – икесе дә татар халкының газиз балалары. Әмма алар башкорт җыр сәнгатен киң дөньяга таныту өчен күп көч салды. Кышкы бураннарда ат чаналарында, җәйге челләләрдә йөк машиналары өстендә көненә өчәр концерт биреп йөрде алар. Филармониянең аларга йөкләмәсе шул иде. Шундый талант ияләре тагын да күбрәк хөрмәткә ия буласы да бит. Әмма заманасы ул булмады. Татар һәм башкорт халыклары яшәгәндә аларның җыр мирасы яшәячәк әле. Менә шул күңелне тынычландыра, ди 3 ноябрь бәйрәмендә катнашучылар .

Сүзне йомгаклаганда Фәридә апа Кудашеваның бер әңгәмәсендәге фикерләр искә төшә. Менә болай дигән иде ул:

– Фәридә апа, Сезнең үзегезнең дә әйткәнегез бар, иң җимешле иҗат елларым талантлы татар музыканты һәм композиторы Бәхти Гайсин белән бергә яшәгән һәм иҗат иткән еллар дип?

– Бу чынлап та шулай. Мин башта филармониядә бер сукыр гармунчы Зарипов дигән агай белән эшләдем. Матур уйный иде баянда. Аннан соң музыкант Таһир Кәримов белән иҗат иттек, композиторлар әсәрләрен, татар һәм башкорт җырларын башкара идем. Ә Бәхти ул чакта Башкорт академтеатрында эшли иде. Шул чакта ук мин аның берничә җырын башкардым. Шуннан соң без аны филармониягә эшкә чакырдык. Искитмәле оста, виртуоз уйный иде ул музыка коралларында. Җайлап кына безнең Бәхти белән иҗат якынлыгы шәхси хис-тойгыларга да күчә башлады.

Ә 1964 елдан без аның белән гаилә корып җибәрдек. Әлбәттә инде, музыкант һәм композитор белән бергә яшәү һәм гастрольләргә бергә йөрү җырчы өчен зур бәхет. Бәхти миңа гына әллә күпме яңа җырлар язды, безнең репертуар шактый киңәйде. Әле минем 150дән артык җырым сакланып калган. Аларны тасмаларга язып, киләчәккә саклап калдык, ә күпме җырлар йә тасмага язылмады, йә язылса да югалды.

Татар һәм башкорт җыр сәнгатен сөючеләр генә түгел, ә, гомумән, үз тарихын сакларга һәм якларга омтылучылар ике асыл затны искә алу бәйрәменә ашкынып килер. Менә шундый хәтер кичәләре безнең киләчәк буыннарга да бөек затларыбыз рухын сеңдерү өчен кирәктер ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG