Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта президент сайлау кампаниясенең соңгы өлеше башлана


Митт Ромни (с) һәм Барак Обама (у)
Митт Ромни (с) һәм Барак Обама (у)
АКШтагы президент сайлавының төп көндәшләре президент Барак Обама һәм республикан намзәте Митт Ромны очрашулар һәм митингларның соңгы өлешен башлый. Аларның күпчелеге икеләнүчеләр күп булган Оһайо, Колорадо, Айова, Флорида, Нью-Һэмпшир һәм Висконсин штатларында узачак. Фикер белешүләргә караганда, бу штатларда намзәтләрнең берсе дә җиңү өчен кирәкле тавышлар җыя алмый.

“Сэнди” давылы сәбәпле булган тәнәфестән соң Обама Висконсин һәм Невада штаты сайлаучылары белән очрашты.

Белгечләр сайлау көрәше бик киеренке булачак дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG