Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Гатауллин: "Хөкүмәттәге үзгәрешләр файдага булыр"


Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Башкортстан хөкүмәтендәге соңгы үзгәрешләр республикада төрле фикерләргә сәбәпче булды. Кемдер түрәләр сафы сирәгәю файдага гына булыр дисә, башка берәүләр бу үзгәрешләр артында ниндидер мәкер ятмыймы икән дип шикләнә.

Ике ай элек Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республика хөкүмәте рәисе Азамат Илембәтовның финанслар белән эшләү мөмкинлеген чикләде һәм җитәкчелекне үз җилкәсенә алуы хакында белдергән иде. Дөрес, ул чакта әле Азамат Илембәтов вазифасында калдырылды калдырылуын. Әмма аның инде тәэсир көче бик чамалы иде. Шул вакытта ук Рөстәм Хәмитов хөкүмәттәге үзгәрешләр тиздән тагын дәвам итәчәген ышандырды. Һәм менә бу атнада барлык министрлар һәм башка оешмалар җитәкчеләре тәгаенләнеп бетте.

Хәзер Рөстәм Хәмитов президент та, башкарма хакимият җитәкчесе дә. Ә Илембәтов әфәндегә хөкүмәттә урын каралмаган булып чыкты. Хакимияттәге яңалыкларны президент үз аппараты белән хөкүмәт идарәсенең вазифалары кабатлануы, ә моның бер дә файдага булмавы белән аңлата. Хәзер инде чиновниклар саны да шактый кимиячәк, төрле мәсьәләләрне хәл итү дә тизрәк булачак, дип дәлилли Рөстәм Хәмитов.

Икътисад белгечләре соңгы үзгәрешләргә нинди фикердә тора соң? Бу сорауга җавап эзләп Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинга мөрәҗәгать иттек.

"Бу яңалыклар файдага булыр дип ышанам. Башкортстанның яңартылган хөкүмәтендә яңа кешеләр дә бар. Моны белгечләр әле дә тәэсире көчле булган элекке президент Мортаза Рәхимов командасы түрәләрен киметү хисабына эшләнүе белән бәйли. Шулай да милләте буенча башкорт булган Азамат Илембәтовның хөкүмәт рәисе вазифасыннан алынуы башкорт җәмәгатьчелеге арасында күпмедер ризасызлык уятуы хәзердән үк сизелә.

Гомумән, башкорт милли оешмалары вәкилләре Рөстәм Хәмитовның кайбер гамәлләреннән һич кенә дә канәгать түгел. Бу президентның башкорт телен көчләп укытмауга мөнәсәбәтле фикерләренә дә, башка башлангычларына да кагыла", диде ул.

Уфадагы танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, хәзер Рөстәм Хәмитовның барлык җитәкчелекне үз кулына алуы аңа карата тискәре карашның тагын да көчәюенә китерә ала. “Шул ук вакытта хәзер республикадагы һәммә кимчелекләр өчен президент үзе генә җаваплы һәм гаепле кеше булачак”, дип белдерә Илдар әфәнде.
XS
SM
MD
LG