Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25
Согуд Гарәбстаны ислам дөньясы өчен иң изге җирләрнең берсе булган Пәйгамбәр мәчетен (Мәсҗид Нәбәви) җимерергә җыена. Эчендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең кабере урнашкан мәчет урынына гарәпләр 6 млрд. долларлык бина төзиячәк. Мөселман дөньясы әлегә моңа каршылык белдермәде.

Мәсҗед Нәбәви Мөхәммәд пәйгамбәр исән чакта ук VII гасырда төзелә башлаган. Ислам динендә ул Мәккәдәге Хәрам мәчетеннән соң икенче изге урын булып санала.

Аны киңәйтү һәм төзелеш эшләре Хаҗ беткәч, ноябрь ахырына планлаштырылган.

Реконструкциядән соң Пәйгамбәр мәчете урынына 1,6 млн. кеше сыйдырышлы һәм дөньяның иң зур бинасы булачак проект төзелә.

Гарәбстан хакимияте моны хаҗилар саны елдан-ел арту һәм халыкка урын җитеп бетмәү белән аңлата. Янәсе, шуның өчен мәчетне киңәйтергә кирәк. Ләкин төзелеш тирә яктагы тарихи һәйкәлләргә һәм мөселманнар өчен изге булган җирләргә ничек тәэсир итәчәк – моның турыда берни әйтелми.

Хәлифәләр Әбү Бәкр һәм Гомәр каберләре дә җимерелергә мөмкин

Проект буенча Пәйгамбәр мәчетен киңәйтер өчен якындагы тагын ике мәчетне юк итәргә кирәк булачак. Дөньяның иң иске мәчетләреннән саналган әлеге гыйбадәтханәләрдә Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның якын сәхәбәләре, хәлифә вазифасын башкарган Әбү Бәкр һәм Гомәрнең каберләре урнашкан. Согуд Гарәбстанына 6,6 млрд. долларга төшкән бу проект VII гасырга караган әлеге тарихи һәйкәлләрне җимерүне таләп итә.

Пәйгамбәр мәчетенең эчке бакчасы

Пәйгамбәр мәчетенең эчке бакчасы

Согудлар Мәккә һәм Мәдинәне киңәйтүне Изге хаҗ кылырга килүчеләр саны артуы белән бәйли. Бу ике шәһәргә хәзер ел саен якынча 12 млн. кеше килә. 2025 елга бу санның 17 млн.га кадәр артачагы әйтелә.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны хакимияте һәм зур эшмәкәрләр илдә төзелеш тизлеген туктатырга җыенмый. Гарәпләр тарихи һәйкәлләр арасында затлы кунакханәләр, сәүдә үзәкләре һәм дистәләгән этажлы биек биналар төзегәнгә күрә, мөселман дөньясы инде болай да ислам мирасының зур өлешеннән колак какты.

“Аларга бай хаҗилар кирәк”

Мәккәнең тарихи үзәгендәге кунакханәләрдә бер төн куну бәясе 500 долларга җитәргә мөмкин. Болар барысы да Мөхәммәд пәйгамбәр “бөтен мөселманнар да бер тигез” дип васыять итеп калдырган җирдә.

“Согудләр дөньяның төрле почмакларыннан килүче бай хаҗилардан акча суырырга тели. Сәбәп шул гына. Урта хәллеләр һәм фәкыйрьләр өчен хаҗ кылу кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә, күбесе моның өчен хаҗ кыла алмый”, ди Russia Today каналына ислам мирасын тикшерү вакыфы вәкиле Гыйрфан әл-Галәви.
Соңгы 25 ел эчендә Мәккә һәм Мәдинәдә барлык тарихи һәйкәлләрнең, изге җирләрнең, бөекләр каберләренең 95 проценты җимерелгән.

Мәккәдәге яңа проектларының тагын берсе – Гомәр тавы комплексы (Җәбәл Омар). 40 манарадан торган архитектура ансамбле Мәккәнең яңа энҗесе булыр дип көтелә. Комплекска алты биш йолдызлы кунакханә, 520 ресторанны эченә алган җиде 39 катлы манара, 4360 кибет керәчәк.

Әлеге комплексны булдыру өчен Согуд хакимияте Госманлы империясе вакытыннан калган Аҗьяд кальгасын җимерде.

Пәйгамбәр хатыны яшәгән йорт бәдрәфкә әйләндерелгән

Вашингтонда урнашкан һәм Якын көнчыгышны тикшергән Һөрмуз институты (Gulf Institute) мәгълүматына күрә, соңгы 25 ел эчендә Мәккә һәм Мәдинәдә барлык тарихи һәйкәлләрнең, изге җирләрнең, бөекләр каберләренең 95 проценты җимерелгән.

Шул исәптән Пәйгамбәрнең туган җирен китапханәгә әйләндергәннәр, ә аның беренче хатыны Хәдичәнең йорты урынына... җәмгыять бәдрәфе төзелгән.

Мәккәнең яңа биналары шәһәрнең тарихи манзарасын боза һәм изге рухын җуя

Мәккәнең яңа биналары шәһәрнең тарихи манзарасын боза һәм изге рухын җуя

Шулай ук төзелеш һәм киңәйтү эшләре җирле халык торган йортларга җимерелү белән яный, ләкин мөселманнар әлегә моңа карата каршылык белдерми.

“Коръәндә әйтелгәнчә, Мәккә – ул гади шәһәр түгел, ул изге җир. Мөселман җәмәгатьчелеге ваһһаби согудләрнең тарихи һәйкәлләрне җимерүенә каршы сүз әйтә алмый, чөнки Гарәбстанга керү тыелуыннан курка”, ди әл-Галәви.

“Бик күп мөселман телеканаллары исламны мәсхәрәләүче фильм чыккач, шунда ук аны төшерүчеләрне орышырга тотынды. Ә монда аларның дин кардәшләре ислам җирләрен мәсхәрәли. Ләкин барысы да – ләм-мим. Чөнки барысы да согудләрнең нефть долларлары тәэсирендә һәм аларга каршы сүз әйтергә курка”, ди ул.

1926 елда Пәйгамбәрнең каберен Ататөрек саклап калган

Әйтеп китәргә кирәк, согудләр тарихи һәйкәлләрне җимерүне хәзер генә башламады. Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберен 1926 елда да җимерергә теләгәннәр. 2008 елда шуңа охшаш бер гауга купкач, төрек сәясәтчесе, тарихчы Невзат Ялчынташ бу мәсьәләгә карата Мостафа Кәмал Ататөрекнең карашын тәкъдим итте.

Телевидениедә чыгыш ясаган Ялчынташ болай диде: “Гарәбстан территориясендә булган барлык изге җирләрне, каберләрне җимереп киләләр иде. Чират Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберенә җиткәч, Ататөрек Мәккәгә телеграф суккан: әгәр кабернең бер ташына булса да тисәгез, шунда ук гаскәремне җибәрәм. Бу 1926 елда булган. Согудләр шуннан соң Пәйгамбәр каберенә тимәде. Ләкин ул телеграфны хәзер юк иткәннәр”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG