Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

Татарстан конституциясенең 20 еллыгына багышланган җыенда Миңтимер Шәймиев Михаил Прохоров тәкъдиме мисалында федералларны кискен тәнкыйть утына тотты.

Татарстанның элекке президенты, хәзерге президент киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Михаил Прохоровның милли республикаларны бетерү тәкъдимен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Татарстан конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап Шәймиев “бөтен нәрсәне нигезенә кадәр җимерү тәкъдимнәре инде үткән нәрсә”, диде. Ул Прохоров тәкъдимен конституциягә каршы килә торган, гамәлгә ашыргысыз һәм кирәксез дип атады.


Бу атнада Татарстан рәсми төстә Русиянең милли сәясәте стратегиясе дип аталган, асылда исә урыслаштыруны максат итеп куйган планга каршы үз тәкъдимнәрен Мәскәүгә тапшырган иде.

Мәскәүдәге кайбер көчләр әле дә "империячел фикерләү ностальгиясеннән котыла алмый" дип, Шәймиев андый фикерләү либерал-демократлар кебек оппозициядә генә түгел, ә хакимияттәге "Бердәм Русия" депутатларының бер өлешендә дә бар, дип белдерде. Һәм андыйларны үз ягыннан кисәтте дә - "ә без, милли республикалар, аларга әлегә бердәм төстә үз тавышларыбызны биреп киләбез", диде "Бердәм Русия"не оештыру башында торган Миңтимер Шәймиев.

Шушы кисәтү белән генә чикләнмичә Татарстанның элекке җитәкчесе федерал хөкүмәтне дә тәнкыйтьләде - "без хакимият институтларыннан "Русия урыслар өчен!" дигән шигарне хөкем итүен һич ишетмибез, конституциянең 14нче маддасен тиешле итеп үтәмибез, ә анда дини оешмаларның дәүләттән аерылган булуы һәм тигез хокуклыгы күрсәтелә", диде Шәймиев федерал хакимиятнең соңгы араларда православ диненә өстенлек бирә башлавына ишарә итеп.

Аның фикеренчә, кайбер федерал министрлыклар милли телләрнең хокукларын чикләүче чаралар күрә, шулай итеп конституциянең 68нче маддасе бозыла, ә анда милли телләрне үстерү гарантияләнә.


Шәймиев үз чыгышында шулай ук республика җитәкчесен президент дип атауны тыюга да каршы чыкты. Аның фикеренчә, бу конституцияне бозып республика вәкаләтләренә тыкшыну. Ул мондый омтылышларның Дәүләт Думасында 2001 һәм 2005 елда инде булганлыгын, әмма Русия хөкүмәте юристлары тарафыннан кире кагылганлыгын искә алды.

“Яңа федератив Русия төзелеше: Татарстан Республикасының конституцион канун чыгару тәҗрибәсе” дип аталган конференциядәге әлеге чыгышында Шәймиев республика конституциясенең әһәмиятенә һәм анда билгеләнгән принципларның актуальлегенә басым ясады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: “Хәзерге Русиядә федерализм үсеше, дәүләтнең конституцион нигезләрен ныгыту - җәмгыятьнең тотрыклылыгын һәм ватандашларның яхшы тормышын тәэмин итү өчен иң мөһим шартлары”, диде.

“Татарстанның тарихи юлы һәрвакыт Русия тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә булган. Без һәрвакыт федерацияне ныгыту, көчле һәм нәтиҗәле эшләүче дәүләт төзү өчен тырыштык. Бу принциплар республика конституциясендә билгеләнгән”, дип чыгыш ясады Миңнеханов.

Конференциядә федераль үзәктән, Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан төрле дәрәҗә түрәләр, шулай ук Төрекмәнстан, Казакъстан һәм Кыргызстан вәкилләре катнашты. Мәскәүдән анда Федерация шурасы рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин бар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG