Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яктылык" мәктәбенә футбол кыры бүләк иттеләр


“Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов чыгышы
“Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов чыгышы

Самардагы “Торгиндустрия” ширкәте Самарның “Яктылык” мәктәбенә өч миллион сумлык футбол кыры бүләк итте. Мәктәп йортының бер читендә мәктәп нормативына туры китереп ясалма үлән җәйделәр, биек-биек тимер челтәрдән коймалар тоттылар. Мондый футбол кыры Самар мәктәпләрендә бик сирәк күренеш.

Ширкәт мөдире - утыз ике яшьлек Әлмир Мөхтәров. Әлмир әфәнде классик ирләрне хәтерләтә, аз сүзле, тыйнак. Микрофон кабызырга рөхсәт бирмәде.

“Самарда туып үстем. Изге Корбан аенда күңелләр нечкәрә. Изгелек эшлисе килә. Балаларны куандырудан да зур шатлык юк бит,” диде Әлмир әфәнде.

Әлмир Мөхтәров үзе белән һөнәрмәнд футболчыларны да алып килгән иде. Мәктәп егетләре белән футбол уйнап алар әле мастер-класс та биреп киттеләр.

Мәктәпнең тарихы унбиш елга сыя. Тарих өчен мизгел булып саналган шул елларда мәктәп мөдире булып Харидә Дашкина һәм Дания Әбдрәхимовалар эшләде. Быелгы уку елыннан башлап бу вазифаны Радик Газизов башкара. Яңа мөдир мәктәп тарихына бик зур яңалык белән аяк басты. Хәттә Самарның атаклы 41нче мәктәбендә дә ясалма үлән җәелгән футбол кыры юк.

Радик Газизов әйтүенчә, Самар татар эшбатырлары мәктәп мәнфәгатьләрен аңлап ярдәмнәреннән ташламыйлар икән.

Шул ук вакытта “Яктылык” мәктәбен дәүләт тә кыерсытмый. Самар шәһәр мәгариф департаменты әле генә 300 мең сум акча биреп мәктәпнең түбәсен яптырган.

Самар өлкә мәгариф министрлыгы 19 ноутбук биргән. Заманча теннис өстәле алган.Татар көрәше өчен җиһазлар булдырган. “Татар этнокомпоненты булган “Яктылык” белем йортына хөрмәт белән карыйлар”, ди мөдир.

Футбол кыры
Футбол кыры
Бу хөрмәт тантанага килгән шәхесләрдән дә күренеп торды. Район администрациясенең яшьләр бүлеге хезмәткәре Александр Панкратов, Самар шәһәр мәгариф департаменты белгече Елена Каракулова мәктәп турында тик изге сүзләр генә яңгыраттылар. Самар шәһәр Думасы исеменнән килгән Алсу Сөләйманова мактаунамәләр тапшырды.

"Яктылык”ны мактап үз балаларын урыс мәктәбенә ташыган милли юлбашчылар буа буарлык. Ә менә Самар шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин бер кызын шул мәктәптә укытып югары белем бирә алды. Хәзер икенче кызы “Яктылык”ны тәмамлый. Шуңа да аның чыгышында бер генә дә ясалмалык булмады. Мәктәпкә булган олуг мәхәббәте йөрәк түреннән чыкканын һәммәсе ихластан кабул итте.

Мәктәптә сирәк-мирәк булса да казах, кыргыз, үзбәк һәм башка милләт балалары да белем ала. Ләкин барчасы да татарча бии, татарча җырлый, татарча сөйләшә. Миһербанлык һәм изгелек сыйфатлары нарасыйларның йөзенә чыккан. Укучыларны татар гореф-гадәтләренә, динебез ислам таләпләренә таянып тәрбиялиләр, чөнки укытучылар үзләре шул сыйфатларга ия.
XS
SM
MD
LG