Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда полиция протест җыенына килүчеләрне тоткарлады


Бакудагы протест җыенына килүчеләр
Бакудагы протест җыенына килүчеләр
Бүген Бакуда полиция оппозицион “Җәмәгать пулаты”на парламент алдында митинг оештыру мөмкинлеге бирмәде.

Әлеге чара парламентта демонстрацияләр үткәрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны берничә мәртәбә арттыру кануны каралуга протест йөзеннән әзерләнде.

Әмма протест җыены башлануга кадәр үк полиция парламент каршындагы мәйданны күзәтүгә алды.

Каты яңгырга һәм көчле җилгә карамастан оппозиция вәкилләре биш-алты кешелек төркемнәр белән җыеннар үткәрү иреге таләп итүче шигарьләр кычкырып мәйданга үтеп керергә тырышты. Әмма аларны полиция тоткарлады. Полиция тоткарлауларны протест чарасының шәһәр хакимияте белән килештерелмәвенә нигезләде.
XS
SM
MD
LG