Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

Шәймиев милли републикаларны бетерү тәкъдимен тәнкыйтьли (2)


Татарстанның элекке президенты, хәзерге президент киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Михаил Прохоровның милли республикаларны бетерү тәкъдимен кискен тәнкыйтьләп чыкты. Татарстан конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап Шәймиев “бөтен нәрсәне нигезенә кадәр җимерү тәкъдимнәре инде үткән нәрсә”, диде. Ул Прохоров тәкъдимен конституциягә каршы килә торган, гамәлгә ашыргысыз һәм кирәксез дип атады. [tatarstan.ru видеосы]

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG