Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан адвокатлары 4 миллион сум ришвәт алуда тотылды


Татарстанда "Ситарская һәм партнерлар" адвокатлар коллегиясе адвокатлары Елена һәм Константин Ситарскийларга каршы җинаять эше ачылды.

Татарстан тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, 2012 елның апрель-май айларында адвокат Ситарская мәхкәмәдә җиңәр өчен хөкемдарга бирү сылтавы белән үзе яклаган клиенттан 1.2 миллион сум акча алган. Мәхкәмә Сатарская клиентына каршы карар чыгарган. Октябрьдә адвокат "мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндерсен өчен" үз клиентыннан тагын дүрт миллион сум сорап алган. Бу хакта Сатарскаяның клиенты эчке эшләр идарәсенә хәбәр иткән.

"Адвокатлар 2 ноябрь көнне Казанда машина эчендә клиенттан дүрт миллион сумны алганда кулга алынды", диелгән тикшерү идарәсенең интернеттаны сәхифәсендә.

Аларның тикшерү вакытында сак астында тоту мәсьәләсе карала.
XS
SM
MD
LG