Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар яшьләре корылтаена Милли мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу килде


Әнкарада кырымтатарлар яшьләренең VII корылтае башланды. Җыен ике елга бер оештырыла.

“Җыеннарны иң зур кырымтатар диаспорасы яшәгән Төркиядә уздыруның максаты – кырымтатар мәдәниятен һәм телен анда яшәүчеләргә, шулай ук чит илләрдән килүчеләргә җиткерү. Җыенга Болгарстан, Румыния һәм башка илләрдән киләчәкләр”, дип сөйләгән иде Азатлыкка яшьләрнең Кырымдагы координаторы Айдер Әдҗимәмбәтов.

Корылтайда быел 200ләп кеше катнаша. Моңарчы узган корылтайларда яшьләр танышкан, аралашкан булса, быел беренче тапкыр төрле илләрдән килгән кырымтатар делегатлары милли мәдәният һәм мәгарифкә кагылышлы уртак проектларны тикшереп, аларны тормышка ашыру турында фикер алышачак.

Яшьләр корылтае эшендә Милли мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу катнаша. Корылтай якшәмбе көнне тәмамлана.

4 ноябрь көнне Җәмилоглу Төркиянең Милләтче хәрәкәт партиясе корылтаена чакырылган. Әлеге фирка депутатлар саны белән илнең парламентында өченче урында.
XS
SM
MD
LG