Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда мәктәпләргә атакайларны кертүгә каршы пикет узды


Мәктәпләрдә атакай вазифасын булдыруга каршы пикет. Самар, 3 ноябрь 2012
Мәктәпләрдә атакай вазифасын булдыруга каршы пикет. Самар, 3 ноябрь 2012
3 ноябрьдә Самарның Дан мәйданында бер төркем активист мәктәпләрдә мөдир урынбасары итеп атакайларны билгеләү тәкъдименә каршы пикет уздырды.

Берничә ай элек Самар губерна думасы депутаты Дмитрий Сивиркин Самар мәктәпләрендә тәрбия эше буенча мөдир урынбасарлары итеп атакайларны билгеләргә тәкъдим иткән иде. 19 октябрьдә Самар думасының мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты әлеге тәкъдимне хуплады.

Бу хәбәр җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Шимбә көнне митингка чыгучыларның кулларында, күкрәкләрендә, аркаларында “Мәктәпләргә – укытучылар, депутатларга – атакайлар”, “Русия – дөньяви дәүләт, клерикализмга юл куймыйбыз!” дигән шигарләр бар иде.

Мәктәпләрдә атакай вазифасын булдыруга каршы пикет. Самар, 3 ноябрь 2012
Мәктәпләрдә атакай вазифасын булдыруга каршы пикет. Самар, 3 ноябрь 2012
Җыенга рөхсәт алдан алыган иде, шул сәбәпледер полиция хезмәткәрләренең күплеге күзгә ташланды. Чыгыш ясаучылар сүзләрен шул шигарләр кысаларында тотты. Чиркәү илнең сәяси, мәдәни, мәгариф тормышына тыгылмасын, диде алар.

Самар өлкәсендә атеистлар җәмгыяте дә бар икән. Алар Сивиркинның адымнарын атеистларның хокукларын кысу дип бәяләде.

Пикет вакытында теләгән кешеләрдән Дмитрий Сивиркинны хөкем итүне сорап язылган хатка имзалар да җыелды. Хатта депутат Сивиркин Русиянең төп канунын бозу юлына басуда гаепләнә.

Канәгатьсезлек җыенына урыс басмаларыннан каләмчеләр, мөхбирләр, телекомпания журналистлары килгән иде.

Мәктәпләргә атакайлар кертүнең иң зур куркынычы мөселманнарга янаса да, татар басмаларыннан берәү дә булмады. Казакъ, үзбәк, кыргыз, азәри, башкорт газетларының вәкилләре дә чарада күренмәде.
XS
SM
MD
LG