Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда рөхсәт ителмәгән "Рус маршына" килүчеләр тоткарланды


Рус милләтчеләре Бауман урамында тоткарланды
Рус милләтчеләре Бауман урамында тоткарланды
Казанда Халыклар дуслыгы йорты янында көндезге икедә башланачак бәйрәм чарасына дип барган бер төркем рус милләтчеләре тоткарланган, алар арасында Казан рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов булган.

"Йөреш вакытында тоткарланган 54 кеше документларын тикшерер өчен полиция бүлекләренә алып кителде. Аларның 20се - балигъ булмаган яшьләр. Аларның ата-аналарына балаларының канун бозулары турында мәгълүмат җибәреләчәк. Документлары тикшерелгәннән соң барысы да иреккә чыгарылачак. Чараны оештыручылар административ җәзага тартылачак", диелгән Татарстан эчке эшләр министрлыгы белдерүендә.

Татарстан руслары оешмасы рәисе Александр Салагаев бәйрәм җыенында чыгыш ясарга тиеш булган. Полициянең кешеләрне тоткарлавын ул "хакимиятләрнең рус җәмәгатьчелегенә каршы гамәле" дип бәяләде һәм аларның тәртип бозуларын танудан баш тартты.

Казан хакимиятләре бүген шәһәрдә "Рус маршын" уздырырга рөхсәт бирмәде. Анда 800ләп кеше катнашыр, дип планлаштырыла иде.
XS
SM
MD
LG