Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хокук яклаучылары “Рус маршын”да катнашучыларны радикализмда гаепли


Мәскәүнең кеше хокуклары бюросы Русия башкаласында узган “Рус маршын”дагы хокук бозулар турында Русия генераль прокуроры һәм эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итәргә җыена.

“Интерфакс”ка бюро җитәкчесе Александр Брод белдерүенчә, катнашучылар арасында “свастикалы кешеләр булган, ксенофобик, үтәмилләтчел һәм мигрантларга каршы шигарьләр яңгыраган”.

Якшәмбе көнне халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Мәскәү һәм кайбер башка шәһәрләрдә берничә акция узды. Аларның күбесендә үтәмилләтчеләр катнашты һәм бу чараларга шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәгән иде.
XS
SM
MD
LG