Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хатын-кызны көчләүдә шикләнелгән полиция хезмәткәренә җинаять эше ачылган


Татарстанда Тукай районы полиция бүлеге хезмәткәре - 30 яшьлек участковыйга карата җинаять эше ачылган. Өлкән лейтенант һәм аның танышын хатын-кызны көчләүдә гаеплиләр.

Тикшерү мәгълүматлары күрсәткәнчә, 6 октябрь көнне полиция хезмәткәре дусты белән “Гидростоитель” бакча ширкәтенә мунча керергә килгәч 25 яшьлек хатын-кызны көчләгән. Зыян күрүче тикшерү органнарына шикаять иткән һәм ул сөйләгән фактлар расланган. Көчләүдә гаепләнүчеләр кулга алынган. Алар үз гаепләрен танымый. Тикшерү эше дәвам итә.
XS
SM
MD
LG