Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Мин үземне бәйсез, аерым бер партиягә бәйләнмәгән сайлаучы дип саныйм. Шуңа да карамастан, соңгы елларда мин демократларга тавыш бирәм. Менә бу юлы да минем өчен бернинди дә шик-шөбһә юк. Мин һичшиксез Обаманы сайлаячакмын.

Тавышны кемгә бирүне хәл иткәндә минем өчен иң мөһиме – кандидатның сәламәтлек саклау проблемнарына мөнәсәбәте. Кызганыч ки, һәркемнең хәлдән килерлек медицина иминияте булуына республикан американнар ниндидер бер өстенлек итеп карый, ягъни, хәлеңнән килсә (акчаң булса) син үзеңә теләсә нинди иминият ясый аласың, ә инде юк икән – монысы синең проблем.

Ә бит милләтнең сәламәт булуы турыдан-туры аның киләчәгенә бәйле. Бу аның дәүләт иминлеге мәсьәләсе. Докторга бара алмаган фәкыйрь кешегә илдә ниләр булып ятуы, икътисадның нинди хәлдә булуы барыбер. Андый кеше җәмгыять өчен берничек тә файдалы була алмый. Республиканнарны яклаучы бай американнарның моны аңламавы гаҗәпләндерә.

Шуңа да Ромниның “Обама икътисадны кайгыртасы, кризис белән көрәшәсе урынга вакытын сәламәтлек саклау эшләренә әрәм итә” дигән сүзләре мине бик аптырашта калдырды. Обама өчен бу иң мөһим һәм хәлиткеч проблемнарның берсе булып кала бирә. Ул аны киләчәктә дә хәл итәргә тырышачак дип уйлыйм. Ромни артында исә эре дару ширкәтләре, иминият берләшмәләре лоббистлары тора, аларга бу өлкәдәге реформалар һич файдага түгел.

Икенче проблем – халыкара сәясәт. Үз халыкларын изеп, хәтта үтереп яшәгән диктаторларга каршы торырга һәм максатчан көрәш алып барырга кирәк дип санасам да, мин бар дөньяга ничек яшәргә кирәклеген өйрәтү урынсыз дип уйлыйм. Халыкара эшләрдә, аерым, әмма төрле кешеләр арасында кебек үк өстенлек зирәк вә сабыр дипломатиягә бирелергә тиеш. Дөньяны ак белән карага гына бүлеп карау ничек җиңел булмасын, ул принципка нигезләнеп эш итәргә ярамый. Ромниның үзендә бар дөньяга карата ниндидер диктаторлык ымсынулары бар. Андый сәясәт дөньякүләм киеренкелекнең артуына гына китерә. Бигрәк тә Америка белән Русия арасында, ә бу минем өчен һич кирәк түгел.

Дәүләтнең бурычлары мәсьәләсе дә бик мөһим бер нәрсә. Әмма аңлавымча, бу өлкәдә ике кандидатның берсендә дә анык һәм аңлаешлы програм юк. Соңгы мәртәбә Кушма Штатлар бюджет өлкәсендә плюста демократ президент Билл Клинтон чорында булган иде. Икенче тапкыр да сайлангач Обама безнең дәүләт бурычын киметер дип өметләнәм.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – корал сату иреге. Мин – ике бала анасы. Һәм алар вакыты җиткәч югары мәктәпкә дә китәчәк. Америкада югары белем алырга теләгән балалар уку йортын нигездә бар ил буйлап эзләп табалар да, аннары шул университет/көллиятләр каршындагы кампусларда (тулай торакларда) яшиләр. Һәр ел диярлек Америкада андый кампусларда атышлар булгалый, кешеләр үлә. Бу бары бер генә мисал. Проблем, минемчә, шунда – Кушма Штатларда корал сатып алу бик җиңел. Аны теләсә кайда алырга була, һәм сатып алучының рухи, психик халәтен беркем дә тикшерми.

Әйе, безнең әле 200 ел элек язылган конституциядә коралны ирекле йөртү хокукы бар. Тик 200 ел элек замана да башка иде, дөньясы да башка иде. Конституциянең бу маддәсен үзгәртергә кирәк дип саныйм. Обама да шул фикердә.

Югарыда язганнар – мине борчыган төп проблемнар. Нәкъ менә шул мәсьәләләрдә Обаманың карашы миңа якынрак. Өстәвенә, Обама карашлары тотрыклы, ул үз позициясен Ромни кебек еш үзгәртми. Соңгысы исә үзенә кайчан җайлы – шунда үзгәртә.

Гөлназ Ариф
Сент-Луис, Миссури штаты

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG