Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

Дөнья татар конгрессы корылтаена Башкортстаннан 75 делегат бара. Башкортстан татар оешмалары киләчәктә конгресс белән ныграк хезмәттәшлек булуын тели. Корылтайда татар милли мәнфәгатьләрен яклау турында да сүз күтәрелергә тиеш, ди алар.

6-9 декабрьдә Казанда Дөнья татар конгрессының V корылтае уза. Бу көннәрдә Русиянең төрле төбәкләрендә әлеге чарага делегатлар сайлана. Башкортстан татар оешмалары берләшмәсе җитәкчесе Рамил Бигнов Азатлык радиосына бу юлы корылтайга Башкортстан вәкилләренең бердәм төркем булып барачагын белдерде.

– Казан безгә 75 урын бирде. Башкортстандагы татар оешмалары алдан берничә тапкыр җыелып, үзләрендә сөйләшеп, бөтен намзәтләрне дә барлады. 29 октябрьдә Башкортстан татарлары конгрессы корылтае вакытында шушы 75 делегатны да сайладык. Бездә Башкортстанда 19 татар оешмасы бар. Шуларның берсе – әлеге конгресс. Казанга корылтайга барачак Башкортстан төркеменә республикадагы бөтен татар оешмаларының да вәкилләре керде, кемдер төшеп калган дип тә әйтеп булмый. Делегатлар арасында татар иҗтимагый хәрәкәте активистлары; фән, мәгариф, мәдәният вәкилләре дә бар.

Конгрессның дүртенче һәм өченче корылтаенда да Башкортстанның бердәмлеге булмады, чөнки Башкортстан хакимияте үзләренә яраклы булган, аларны мактаган кешеләрне, ә җәмәгать оешмалары үзләренең вәкилләрен сайлады. Хәтта дүртенче корылтайга да ике делегация барды.

Бу корылтайга делегатлар сайлаганда хакимияттән басым да, кысылу да булмады, барсын да үзебез хәл иттек.

– Бу җыелыш вакытында Дөнья татар конгрессның киләчәк эшчәнлегенә булачак тәкъдимнәрегез турында да сүз булмадымы?

– Конгресска тәкъдимнәребезне дә барладык. Әмма аларны әле азакка кадәр эшләп бетермәдек. 15 ноябрьгә кадәр әле тагын бер тапкыр җыелышып Башкортстандагы бөтен татарлар исеменнән булачак үзебезнең тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр турында сөйләшәчәкбез. Башкортстан делегациясе исеменнән кемнең чыгыш ясыйсын да тәгаенлисе бар.

Башкортстан татарлары Татарстаннан соң Русиядә сан ягыннан икенче урында. Соңгы ун ел эчендә безгә күпчелек очракта үзебезгә генә эшчәнлек алып барырга туры килде. Татарстан ягыннан да, татар Конгрессы ягыннан да артык игътибар булмады дип әйтергә кирәк. Мортаза Рәхимов вакытында кысылу да, ниндидер тәкъдим бирү дә бик кыен иде. Бүген хәлләр әзрәк үзгәрде. Рөстәм Хәмитов Башкортстанга президент булып килгәч иҗтимагый мәсьәләләргә әллә ни кысылмый башлады. Хәзер уйлангач шундый нәтиҗәгә килдек – күп инициативалар безнең үзебездән тора. Татарстан ягыннан да инициативалар булса, алга таба Конгресс белән бергә нык элемтәдә эшләргә кирәк дип уйлыйбыз. Монсы беренчедән булды.

Икенчедән, конгресс алдагы көндә дөнья күләмендә һәм Русия күләмендә татар мәнфәгатьләрен яклауда үзенең сүзен ныграк әйтергә тиеш дип уйлыйбыз, татарлар Русиядә сан ягыннан караганда икенче халык булып тора. Корылтайда Русиядә кабул ителергә әзерләнгән милли сәясәт стратегиясе турында да сүз булырга тиеш. Бу документны үзгәрешләрсез кабул итәргә ярамый, чөнки ул татарларның мәнфәгатьләрен яклый дип әйтеп булмый.

– Русиядә татар хәрәкәте эшчәнлеге ике яклырак бара дип әйтергә була. Бер якта конгресс, иҗтимагый оешмалар булса, икенче якта милли-мәдәни мохтариятләр. Сезнең бу җыелышта мохтарият вәкилләре катнаштымы? Аларның вәкилләре дә Конгресс корылтаена делегат буларак сайландымы?

– Без апрель азагында үзебездә региональ милли-мәдәни мохтариятнең корылтаен үткәргән идек. Бу чарага хакимиятләр дә ярдәм итте. Татар оешмалары арасында мохтариятне мөһим оешма буларак билгеләдек, чөнки бу оешма махсус канунга нигезләнеп оештырылган. Гади иҗтимагый оешма белән чагыштырганда аның мөмкинлекләре зуррак. Мохтарияттән кала да безнең үз юнәлешләре белән эшләүче 18 оешма бар. Бөтен оешмаларны берләштерә торган Башкортстан татарлары берлеге дә эшләп килә. Ул координация эшчәнлеген алып бара. Без хәзер төрле оешма вәкилләре җыелып стратегик һәм мәдәни-мәгариф проблемалар турында бергә киңәшләшеп эш итә башладык.

Конгрессны без бер яктан дөньядагы бөтен татарларны да туплаган оешма буларак карыйбыз, ә милли-мәдәни мохтарият Русия күләмендәге уңай оешма булыр дип торабыз. Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татарларга милли-мәдәни мохтарият институты аркылы эшләрен алып бару җиңелрәк. 29 октябрьдә үткән җыелышта Башкортстаннан Дөнья татар конгрессы корылтаена барачак төркемгә мохтарият вәкилләре дә сайланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG