Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Халыкара кризис төркеме эшеннән канәгать түгел


Әфганстан хакимияте дөньяның кризис төбәкләрендә иҗтимагый-сәяси хәлне фаразлаучы штаб-фатиры Брюссельдә булган Халыкара кризис төркемен тараф алуда гаепли. Әфганстан президенты вәкиле Халыкара кризис төркеме гамәлләре «сәяси нигезләнгән» һәм хәзерге Әфганстан хакимиятенә каршы юнәлдерелгән дип белдерде.
Әфганстан тышкы эшләр министрлыгы шулай ук әлеге оешманың эшчәнлеген тикшерәчәген һәм аңа каршы төрле чаралар күрергә мөмкинлеген белдерде. Әмма нинди чаралар икәнен әйтмәде.

Узган айда Әфганстандагы хәлләргә бәя биргән хисапта Халыкара кризис төркеме ил президенты Хәмит Карзайны тәнкыйтьләп, аңа хакимимяттә булу илдәге тотрыклыкка караганда кадерлерәк булуын әйтә. Анда шулай ук 2014 елны НАТО гаскәрләре чыгарылгач ватандашлар сугышы яңа куәт белән башланырга мөмкинлеге әйтелә.

Оешма вәкиле безнең радио хәбәрчесенә әлегә Әфганстан хакимиятеннән бернинди хатлар алмавын белдерде.
XS
SM
MD
LG