Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Миңнеханов Татарстан халкын Конституция көне белән котлады


Бүген Татарстан Конституциясе кабул ителүгә - 20 ел. Шул уңайдан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Конституция көне белән котлады. Анда республиканың төп канунын кабул итү федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа шартлар тудырылуы әйтелә.

“Русия җитәкчелеге хуплавы белән бу багланышларның Конституциягә һәм Шартнамәгә корылган моделе юридик яктан рәсмиләштерелде. 1994 һәм 2007 нче елларда төзелгән Шартнамәләр Русия федерализмы үсешендә мөһим урын алды.
Татарстан Конституциясен эшләгән чорда милләтара һәм динара татулыкны тәэмин итү аеруча зур әһәмияткә ия булды. Ул вакытта татарстанлыларның гомумватандашлык бердәмлеге, этник һәм дини яктан тигез хокуклыгы турында тиешле билгеләмәләр табуга ирешелде”, диелә котлауда.

Миңнеханов сүзләренчә, кануннар чыгару эше өзлексез дәвам итә һәм вакыт республиканың Төп канунына да үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк.

“Әмма Татарстан Конституциясенең төп нигезләмәләре, аның рухы үзгәрешсез калачагы шик тудырмый”, диелгән мөрәҗәгатьтә.

Татарстан Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Русиядә хакимияткә Путин килгәч, төбәк кануннарын федераль кануннарга яраклаштыру сәясәте башланды. Нәтиҗәдә, Татарстанның төп канунына да республиканың вәкаләтләрен шактый чикләгән үзгәрешләр кертелде.

XS
SM
MD
LG