Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:08

Бүген Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 20 ел. Ул каршылыклар белән, каты көрәш нәтиҗәсендә кабул ителгән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Конституция көне белән котлады. Ул төп канунның кабул ителүе федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа шартлар тудыруын әйтә.

“Русия җитәкчелеге хуплавы белән бу багланышларның Конституциягә һәм Шартнамәгә корылган моделе юридик яктан рәсмиләштерелде. 1994 һәм 2007 нче елларда төзелгән Шартнамәләр Русия федерализмы үсешендә мөһим урын алды.
Татарстан Конституциясен эшләгән чорда милләтара һәм динара татулыкны тәэмин итү аеруча зур әһәмияткә ия булды. Ул вакытта татарстанлыларның гомумватандашлык бердәмлеге, этник һәм дини яктан тигез хокуклыгы турында тиешле билгеләмәләр табуга ирешелде”, диелә президент мөрәҗәгатендә.

Миңнеханов сүзләренчә, кануннар чыгару эше өзлексез дәвам итә һәм вакыт республиканың төп канунына да үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк.

“Әмма Татарстан Конституциясенең төп нигезләмәләре, аның рухы үзгәрешсез калачагы шик тудырмый”, диелгән мөрәҗәгатьтә.

Путин килгәч Конституциягә үзгәрешләр кертелде

Русиядә хакимияткә Путин килгәч төбәк кануннарын федераль кануннарга яраклаштыру сәясәте башланды. Нәтиҗәдә Татарстанның төп канунына да республиканың вәкаләтләрен шактый чикләгән үзгәрешләр кертелде.

Ә бит заманында Конституция каршылыклар белән, каты көрәш нәтиҗәсендә кабул ителде. Ул Татарстанның Суверенитеты турындагы Декларация һәм 1992 елгы референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп язылды.

1992 елгы төп канунда Татарстан республикасы – Русия Федерациясе белән берләшкән суверен демократик дәүләт, халыкара хокук субъекты, дип язылган иде. Аның үз мәхкәмәләре, хөкүмәте, ватандашлыгы бар иде. Татар теленә дәүләт теле статусы бирелде.

2002 елда төп канунга күп үзгәрешләр кертелде. Аларның иң зурысы статуска кагылышлы иде.

Конституциянең беренче маддәсендә Татарстан демократик, хокукый дәүләт диелсә дә, республика анда Русия федерациясе субъекты итеп билгеләнде.

Татарстанның суверенлыгы төшенчәсе "Республика бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөстәкыйль" дигән рәвештә генә сакланды.

Суверенитет төшенчәсе ошамаска мөмкин

2002 елда төп канунны үзгәртү алдыннан чыгыш ясаганда, Татарстанның ул чактагы президенты Минтимер Шәймиев: “Cуверенитет сүзен төп канунда телгә алу кемгәдер ошамаска мөмкин һәм Конституцияне яңадан карап чыгарга теләүчеләр табылыр. Әмма Русия Конституциясендә республикалар дәүләт буларак таныла, шуңа күрә теориядә дә, гамәлдә дә суверенитет төшенчәсен инкарь итеп булмый”, дип әйткән иде.

Ул вакытта төп канунда 90нчы еллар романтикасы белән кабул ителгән иреклекләр шактый киметелсә дә, 2002 елгы Конституциягә Татарстан өчен мөһим кайбер яңа төшенчәләр дә кертелде. Аерым алганда, төп канунның преамбуласында Татарстан Конституциясе республиканың күпмилләтле халкы һәм татар халкының ихтыярын чагылдыра, диелде.

Шулай ук, бу Конституциянең 14нче маддәсендә "Татарстан читтәге татарларның милли-мәдәни үсешенә ярдәм итә", дип язылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG