Accessibility links

Саклану министры итеп Сердюков урынына Шойгу билгеләнде [видео]


Путин саклану министрын алыштырды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Путин саклану министрын алыштырды

Русия президенты Владимир Путин саклану министры Анатолий Сердюковны эшеннән азат итте, аның урынына Мәскәү өлкәсе губернаторы Сергей Шойгуны билгеләде.

Бу хакта Путин Шойгу белән очрашу вакытында әйтте. Президент сүзләренчә, Сердюков саклану министрлыгы тирәсендә туган хәлләргә бәйле һәм шул сәбәпле объектив тикшерүгә шартлар тудыру өчен эштән алынган.

Күптән түгел Русия тикшерү комитеты саклану министрлыгына караган “Оборонсервис” ширкәтенең күчемсез милек һәм җир бүлүдәдәге алдаулар нигезендә биш җинаять эше ачты.

Әлеге эшне тикшерү барышында мәхкәмә инде шикле 3 кешене сак астына алу карарын чыгарды.
XS
SM
MD
LG