Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Самар үзәгендә "Русия буйлап сәяхәт" дип исемләнгән фотокүргәзмә эшли. Анда йөздән артык сурәт урнаштырылган. Татарстаннан килгән сурәтләрдә – чиркәү күренешләре.

Самарның Ак йорты каршындагы Дан мәйданында ачылган күргәзмәдә һөнәрмәнд фотографлар Идел буе төбәкләренең иң-иң гүзәл урыннарын күрсәтергә тырышкан һәм урыс күзлегеннән караганда максатларына ирешкән дә дип әйтергә була.

Дүрт ел элек Русия тарихында беренче мәртәбә Самар, Ульян өлкәләре һәм Татарстан туристик сәяхәтләрнең уртак маршрутларын булдыралар. Таркалган дәүләттә беренче мәртәбә төбәкара берләшү сәясәте туа. Тора-бара шул өчлеккә Тверь, Пенза, Сарытау, Пермь, Түбән Новгород өлкәләре, Мари Иле, Башкортстан һәм Чуашстан кушыла. Бу рәсми кәгазьләрдә шулай диелә. Ә менә реклам битләрендә нигәдер Татарстан исемлекнең соңгы урынында.

Зөядәге чиркәү

Зөядәге чиркәү

Идел буе туризм сәясәте унбер төбәкне колачлап үзенә күрә бер монстрга әйләнгән. Бу берлекне оештыруда берничә департамент, милли республикаларда министрлыклар катнашкан. Күргәзмә мәдәни күзлектән төбәкнең җәүһәрләрен пропагандалауны максат итеп куйган. Һичшиксез, табигатьнең хозурлыгын, үзенчәлеген, кабатланмаганлыгын күрсәткән кадрлар бар. Мәсәлән, Самар өлкәсендәге ел әйләнәсенә туңмый торган унсигез метр тирәнлектәге кечкенә генә күл.

Ульян шәһәре янындагы Идел аркылы күперне кайда әле шулай күзаллап була? Ләкин дә шундый үзенчәлекле, күңелгә иркенлек, җанга сафлык өсти торган сурәтләр күпчелек очракта чиркәүләр, монастырьлар аша бирелгән. Йөздән артык фотосурәтне карап чыккач тулаем бер образ туа. Әйтерсең лә, син Русия чиркәүләренең фотомонтажын карап чыктың диярсең. Һәр төбәктә чиркәүләр, чиркәүләр һәм монастырьлар.

Самар Җәмигъ мәчетенең архитектура үзенчәлеген, зурлыгын исәпкә алсаң һәм толерантлык турында сөйләп кенә түгел, күрсәтсәң дә, менә булыр иде хөрмәт һәм түземлелек. Самар бүлегендә төбәктә мөселманлыкның әсәре дә юк.

Сөембикә манарасы белән “Дворцовская церковь”

Сөембикә манарасы белән “Дворцовская церковь”

Шундый зур күргәзмәгә Татарстан үзенең йөзен күрсәтер өчен тырышкандыр дип юнәлгән идем. Кайда ул! Күрәсең барчасын да фотограф Агарков карамагына биргәннәр. Төп герой – Зөя. Аның турында биш фото. Тәреләр, тәреләр. Болгар турында ләм-мим. Сөембикә манарасын янындагы бина белән төшергәннәр. Ялгышмасам, безнекеләр ул бинаны Нурали мәчете дип йөртә. Агарков аңа “Дворцовская церковь” дип кушкан. Казанның авыл хуҗалыгы йортын мактаган, ләкин дә аның матурлыгын күрер өчен Благовещенски соборы янына басып карарга кирәк, дип яза Агарков. Шәхсән мин үзем Казанда булганда бу бинаның шедеврлыгын чиркәү янына бармый да күрдем. Ничек инде ул бинаның матурлыгын бер ноктадан гына күзалларга була ди? Һәм ни өчен ул нокта чиркәүгә бәйләнергә тиеш икән соң?

Петропавел чиркәве

Петропавел чиркәве

Казанның Петропавел чиркәвен дә зурлаган фотограф. Дөрес эшләгән,. Матур бина. Ләкин дә нигә бер Зөядән биш фото, шуның икесе алачыктан. Шундый җаваплы күргәзмәләргә дә экспонатны Татарстан мәдәният министрлыгы үзе сайламыйча, Агарковларга тапшыргач республиканы читләрдә ничек пропагандаларга була ди соң?

Менә шуңа да Самар яшьләре Казан карарга барганда арендага автобус алалар да, кая барасын үзләре хәл итә. Читтәге татарлар Казанның татарлыгын күрәселәре килә. Самар байлары гаиләләре белән Казан кунакханәләрендә торып, үзләре теләгән татар мохитен күрер өчен татарча сөйли торган гид яллыйлар.

Зөядәге тимерче алачыгы

Зөядәге тимерче алачыгы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG