Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Луврдан керамик чәчәкләр рәсемен кире бирүне таләп итә


Төркия Франциянең Лувр музееннан керамикадан ясалган чәчәк рәсемнәрен кире бирүне сорый. Әнкара аны илдән урланган әйберләр дип белдерә.

Госманлы чорындагы керамик паннолар Луврда әле яңа гына ачылган ислам сәнгате бүлегенә куелган. Төркия рәсмиләре белдерүенчә, элек алар төрек солтаннары төрбәләрен бизәгән һәм XIX гасыр азагында качырып илдән чыгарылган.
Төркия мәдәният министрлыгы вәкиле белдерүенчә, өч метрлы керамик чәчәкләр рәсеме Айя-София мәчетендә торган Морат III һәм Сәлим II солтаннары каберлекләрен бизәп торган. XIX гасыр азагында алар иң соңгы төрек солтаны Габделхәмитнең шәхси төш табибы француз Альдер Сорлин тарафыннан урланган. Алар берничә тапкыр төрле кешеләргә сатылган һәм хәзер музейда саклана.

Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, керамик панноларның бәяләре 500 миллион еврога кадәр җитә. Рәсми Әнкара инде аларны кайтару эшен башлап та җибәргән. Лувр җитәкчелеге исә барлык халыкара тәртипләр дә искә алынган дип тарихи кыйммәтләрне бирүдән баш тарта.
XS
SM
MD
LG