Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә һөнәр берлекләре 48 сәгатьлек протест чарасын уздыра


Грециядә һөнәр берлекләре 48 сәгатьлек протест чарасын башлады. Бүген мәктәпләр ябык, поездлар йөрми , Афинда җәмәгать транспорты туктатаган. Табиблар бары ашыгыч ярдәм кирәк булганда гына урыннарга бара.

Берничә сәгатькә очкычлар туктап торган.

Греция башкаласында ике демонстрация узган. Анда барлыгы 35 меңнән артык кеше катнашкан. Тагын 20 мең кеше илнең икенче зур шәһәре саналган Салоникида протест чарасына чыккан.

Соңгы елларда кырыс экономиягә каршы бара торган демонстрацияләр чуалышлар белән тәмамлана иде. Шуңа полиция әзерлеккә китерелгән.
XS
SM
MD
LG