Accessibility links

Кайнар хәбәр

VIII Мөселман форумында милли стратегия җитешсезлекләре тикшерелә


VII Мөселман форумы. 14 ноябрь 2011
VII Мөселман форумы. 14 ноябрь 2011

27 ноябрьдә Мәскәүдә БДБ илләре мөселман лидерлары, галимнәр, милли хәрәкәт вәкилләре катнашында форум уза. Бу форумда Русиянең милли сәясәт стратегиясен тикшерүгә багышланган аерым секция оештырылыр дип көтелә. Бу хакта Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов белдерде.

Мәскәүдә 27 ноябрьдә узачак форумга әзерлек эшләре бара. Бу форум вакытында мөселманнар алдында торган төрле мәсьәләләрне тикшерү белән беррәттән, Русиянең милли сәясәт стратегиясе өлгесенә дә тәкъдимнәр кабул ителер дип көтелә.

Стратегия 1 декабрьгә үк инде Русия президенты тарафыннан имзаланып, гамәлгә куелачак дип белдерелгән иде. Документ өлгесе Русиянең милли төбәкләрендә зур ризасызлык тудырды. Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр илдә рус халкына гына өстенлек бирүне, аның бер яклы гына булуын, милләтләрнең мәнфәгатьләре кайгыртылмауны кискен тәнкыйтьләде. Шулай булуга карамастан әлегә кадәр Мәскәү стратегияне эшләтеп җибәрү вакытын кичектерү турында белдермәде.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов
Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Дамир Мөхетдинов мөселманнар форумында кабул ителәчәк тәкъдимнәр стратегиянең соңгы вариантына җитешергә мөмкин дип белдерә.

"Мин тәкъдимнәребезне бу стратегия кабул ителгәнче җиткерергә өлгерербез дип уйлыйм. Бу форумга кадәр үк безнең фикерләр, тәкъдимнәр әзерләнә башлады инде. Без бер оешма һәм шулай бер кеше фикере генә булмасын өчен, Русиядәге төрле шәһәрләрдәге дини, иҗтимагый оешмаларга үз фикерләребезне, тәкъдимнәребезне җибәрдек. Безнең мөселманнарның сүзләре дә, карашлары да бер булырга тиеш. Милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр мөфтиләр шурасына гына кирәк, ә калган хәзрәтләр аларны кабул итмәгән бит дип әйтергә дә мөмкиннәр. Бердәмлек булмаса төрле фикерләр, төрле карашлар туа. Мөселманнарның максатлары да, фикерләре дә, теләкләре дә бер икәнлекне күрсәтү өчен, бу форумга татар конгрессы һәм башкорт конгрессы вәкилләрен дә чакырырга телибез", диде Мөхетдинов.

Татарстан, Башкортстан җәмәгать пулаты вәкилләре авызларына су капкан

Русия җәмәгать пулаты әгъзалары һәм төбәкләрдәге җәмәгать пулаты вәкилләре узган атнада Мәскәүгә җыелып әлеге стратегияне тикшерде инде. Мөхетдинов сүзләренчә, документны күкләргә чөеп мактаучылар да, шул ук вакытта кискен тәнкыйть итүчеләр дә булган.

"Бу стратегияне әлегә гомум рәвештә генә кабул итәргә мөмкин, ләкин эшебезне яхшы алып бару өчен без аны тулыландырырга тиеш. Кайбер фикерләр безгә ошамады. Бу документта рус халкына зур урын бирелә, әмма илдә яшәгән милләтләр, Русиянең күп милләтле ил булуы турында белдерелсә дә, чынлыкта авылларда, шәһәрләрдә милли мәктәпләр ябыла бара. Кәгазьдә бер төрле языла, ә чынлыкта киресенчә. Илнең күп кенә төбәкләрендә телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау өчен шартлар тудырылмаган. Хәтта Советлар берлеге вакытында да, сугыштан соң татар авылларында мәктәпләр ачыла иде. Хәзер финанс кризисы булмаса да татар авылларында мәктәпләр ябыла. Зур шәһәрләрне генә алганда да Мәскәү булсын, Петербур, Түбән Новгородта һәм башкаларда татар телен укыту зур проблемга әйләнде.

Җәмәгать пулаты утырышында милләтләр алдында торган проблемнар турында да күп сүзләр ишетелде. Бу мәсьәләләрне башка милләтләр, себердәге башка төрки халыклар да күтәрделәр", ди Мөхетдинов.

Стратегия кабул ителсә, 2025 елга кадәр эшләячәк. Документ Мәскәүдә җәмәгать пулатында тикшерелгәндә Татарстан һәм шулай ук Башкортстан җәмәгать пулаты вәкилләре дә катнашкан. "Алардан бу проектка карата бер генә сүз дә ишетергә насыйп булмады, кызганыч", диде Мөхетдинов. Шул ук вакытта ул Татарстан Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан үткән тантаналы утырышта дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең милли республикаларны, аларның суверенлыгын саклауга багышланган кискен чыгышы күпләрнең күңелләрен күтәргәнлеген дә әйтә.

Форумда БДБ мөфтиләре шурасы оештырылыр дип көтелә

Мөселманнарның сигезенче форумына БДБ илләреннән мөфтиләр, Ислам университетлары рәисләре, Русия мөфтиләре, дин һәм дөньяви галимнәр катнашачак.

Мөхетдинов сүзләренчә, Русия җитәкчелеге Евразиядә интеграция мәсьәләсен күтәргәндә, мөселманнар, төрки халыклар алга таба бу юлда бердәм хәрәкәт итү өчен уртак бер фикергә килергә тиеш. "Без Русия мөселманнары, бәйсез дәүләтләр мөселманнары бер юнәлештә булырга тиеш", ди Мөхетдинов.

Форумда террорның һәм радикальлекнең бер ил өчен генә хас күренеш булмавы, Русиягә төрле илләрдән мигрантларның үз гадәтләре белән күпләп килүе нәтиҗәсендә туган проблемнар да күтәреләчәк.

“Хәзер мәчетләргә күз салсак, алар 80,90%ка мигрантлар белән тулган. Имамнар алышына башлады, күп мәхәлләләрдә үзбәкләр һәм таҗиклар имам булды. Бу мәсьәләләрне бергәләп тикшерү һәм чишү кирәк”, ди Мөхетдинов.

Җиденче форум узган ел 14 ноябрьдә үтте. Бу чарада элекке Советлар берлегеннән аерылган кайбер бәйсез дәүләтләрнең мөселман лидерлары да катнашты. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин анда чыгыш ясап : “Нигә соң әле безгә БДБ илләре мөфтиләренең киңәш шурасы – голәмаләр шурасы оештыру турында уйлап карамаска”, дигән иде.

Мөхетдинов сүзләренчә, БДБ мөфтиләрен берләштерү өчен эш ел буе дәвам иткән. Русия мөфтиләр шурасы вәкилләре Кыргызстанда, Таҗикстанда булып кайткан. 8 ноябрьдә Дамир хәзрәт үзе Азәрбайҗан мөфтие белән очрашу өчен Бакуга юл тота. “Моннан йөз ел элек Исмаил Гаспралы, Шиһабетдин Мәрҗаниләрнең төрки халыкларның бергә бердәм булулары өчен тырышулары бүген дә актуаль”, диде Мөхетдинов. Бу форумда БДБ мөфтиләр шурасы оештырылыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG