Accessibility links

Конституция көнендә Казанда пикет үтте, тасмалар таратылды


Конституция көнендә Казан урамында бер бәхәс
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:35 0:00

Конституция көнендә Казан урамында бер бәхәс

Татарстан Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулган көнне ТИҮ активистлары Казанның Бауман урамында пикет үткәрде. “Азатлык” татар яшьләре берлеге егетләре Татарстан байрагы төсендә тасмалар таратты.

ТИҮ оештырган пикетта “Референдум нигезендә кабул ителгән 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтарырга”, “Татарстан Конституциясенә 20 ел! Бәйрәм белән!”, “Конституция РТ – не подстилка, чтобы менять её каждый день по указке Москвы!”, “Татарстан – Суверенное государство, субъект международного права”, “Миңнеханов, Мөхәммәтшин! Татарстан Конституциясен кайчан тормышка ашырасыз?” дигән шигарләр күтәрелде.

ТИҮ вәкиле Ренат Нургали “Азатлык” хәбәрчесенең сорауларын җаваплап, Татарстан Конституциясенең беренче вариантыннан соңгы 10-12 ел эчендә бернәрсә дә калмады, дип белдерде.

“Татарстан Конституциясе буш кәгазьгә әйләнде. Әмма бүгенге пикет белән без халкыбызга электән Конституциябезнең булуын, 20 ел элек демократик дәүләт төзергә ниятләвебезне хәтерләтергә теләдек”, дип тә өстәде ул.

Пикетны карарга килгән Ирина Михайловна исемле рус кешесе белән ТИҮ вәкилләре арасында Татарстанда яшәүче татарлар һәм русларның хокуклары темасында кызу гына бәхәс тә булып алды. Ике як та үз милләтләренең хокукларының кысылуы турында бер-берсенә фикерләрен белдерде.

Сибәләгән яңгыр астында бер сәгать чамасы дәвам иткән пикетта тәртип бозулар күзәтелмәде.

Конституциясе көнендә яшьләр тасмалар таратты

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан “Азатлык” татар яшьләре берлеге егетләре 6 ноябрьдә Казанның Бауман урамында халыкка Татарстан байрагы төсендә тасмалар таратты.

Конституциясе көнендә яшьләр тасмалар таратты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

“Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу тасмаларны Татарстанда бәйрәм төсе керсен өчен үз акчаларына 10 мең санда сатып алып таратуларын белдерде. “Без бу тасмаларны Казанда гына түгел, Татарстанның сигез районында һәм Татарстаннан читтә биш шәһәрдә таратабыз. Бу тасмалар безнең дәүләтчелегебез символы. Ул турыдан-туры безнең суверенитет еллары, дәүләтебез белән бәйле”, диде Наил Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG