Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:16

Фәүзия Бәйрәмова: "Конституциянең исеме генә калып бара"


Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә. Казан, 1991 ел

Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә. Казан, 1991 ел

1990 еллардагы халык күтәрелеше, бу чордагы Югары шураның кайбер депутатлары эшчәнлеге шул заманга ярашлы төп канунны кабул итүгә китерде дип санала. Бу вакытларда Фәүзия Бәйрәмова депутат буларак та, милләтче буларак та Югары шурада, урамнарга чыккан халык арасында эш алып барды.

Бу елларда Чаллы урамнарына чыккан халык алдында Зиннур Әһлиуллин, Гаяз Малихов, Наил Мансуров, Габдрахман Җәләлетдинов, Фаик Таҗиев кебек милләтпәрвәрләрне күрү мөмкин булды. Андыйлар күп иде. Түбән Камада Хәлил Әюпов, Алабугада Тәскирә Шәрипова һәм башкаларның эшләрен искә алырга була. Әлбәттә, Татарстанның бәйсезлеген искәрткән Конституциягә өлеш кертүчеләрне безнең укучыларыбыз да әлеге сәхифәдә күрсәтә, истәлекләре белән уртаклаша ала. Әйткәнебезчә, алар күп һәм онытылырга тиеш түгелләр.

Ноябрь аенда Дәүләт шурасында кызу бәхәсләр була. Депутатлар да, халык та Татарстанның булачак Конституциясен тикшерә. Чаллы, Казан кебек калаларда автобус, трамвай юлларын ябу очраклары да күзәтелә. Шура бинасында бу вакытта ниләр булып ята соң? Биредәге көрәшнең кискен мизгелләре, Конституция кабул итү, шушы Конституциянең аннан соңгы язмышы белән кызыксынып, без ул чордагы Татарстан депутаты Фәүзия Бәйрәмовага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Фәүзия ханым, еллар, чорлар катлаулы иде. Хәзер алар тарихта калып килә. Сез шушы вазгыятьнең эчендә кайнаган кеше, язучы, милләтче, депутат буларак Конституция кабул итүнең алшартларына тукталып китсәгезче?

– Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгәч тә, аның Конституциясе кирәклеге хакында да сүз алып барылды. Аның буенча эш 1992 елның май аенда башланды. Проектлар берничә булып, милли хәрәкәт тә үзенекен эшләде һәм тәкъдим итте. Аны депутат буларак шурада мин күрсәттем һәм яклап чыктым. Безнең проектта дәүләт теле итеп татар теле генә, Татарстан ватандашлыгы гына булырга тиешлеге әйтелде. Кызганыч, безнең тәкъдим узмады. Шул ук вакытта демократик нормалар өчен дә көрәштек, фиркаләр исемлеге буенча сайлаулар кертү, хакимият башлыкларын да сайлап куюны 1992 елда ук әйттек.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Ноябрь аенда парламент икегә бүленде. Бер якта без “федералчылар” дип атаган урыслар (хәзер нигәдер татарлар “федералчы” дип атала), икенче якта Тәлгать Абдуллин җитәкчелегендәге “Татарстан” төркеме. Бу ике төркемне берләштереп, килештерү комитеты да төзелде. Аның җитәкчесе президент Миңтимер Шәймиев үзе булды. Бу көннәрдә халык урамнарга җыелды, трамвайларны туктатты. Халык Конституция таләп итә. Шушы сәгатьләрдә Шәймиев мөнбәргә чыгып без тәкъдим иткән маддәләр урынына яңаларын күрсәтте. Анда Татарстанның Русия белән мөнәсәбәтләрен вәкаләтләр бирешү аша көйләве әйтелә иде. Вәкаләт бирү – хокукларны бирү дигән сүз. “Ассоциированный” дигән, беркемгә аңлашылмаган сүз уйлап таптылар. Аны Шәймиев әйтә дә белмәде. Бу гамәлләргә тешем-тырнагым белән каршы булдым. Чөнки Русия безгә бер генә хокукын да бирмичә, без генә бирергә тиеш була идек. Монда минем рухыма туры килә торган “Татарстан суверен, демократик дәүләт” дигән сүзләр дә бар иде. Кабул итәргә санаулы минутлар калгач, депутат Тәлгать Абдуллин килеп чыкты. “Тәлгать, ни эшләргә?”, дип сорадым. “Фәүзия, булган Конституцияне кабул итәргә кирәк. Безнең башка мондый мөмкинлек булмаячак, кабул итмәсәк, бар җирне танклар белән тутырачаклар”, диде ул. Тавышка куйдылар. Урамдагы халык “Конституция!” дип кычкыра. Күңелем белән каршы булсам да, яклап тавыш бирергә мәҗбүр булдым. Күп кенә милләтчеләр, минем ирем дә каршылык йөзеннән тавыш бирүдә катнашмадылар. Җәмил Сафиуллин килештерү комитетында да иде.

Берьяктан зур бәйрәм кебек, икенче яктан Конституциягә шул чакта ук богаулар салынды.

– Фәүзия ханым, бу чорларда бит милли хәрәкәт тә эш алып барды. Истәлекләр белән уртаклашсагыз иде.

– Милли хәрәкәт бар эшне җигелеп тартты. Аның эше булмаса Конституция дә, референдум да, Декларация дә булмый. Чөнки алар җитәкчелеккә кирәк түгел иде. Җитәкчелек Русия чанасына утырып шуып керә, шуып чыгып китә, агым буенча бара иделәр. Алар хәзер генә батыр булып йөри, тегесен эшләдек, бусын оештырдык дип. Бары тик милли хәрәкәт, халык басымы астында гына шушы әйберләр тормышка ашырылды. 30 ноябрьдә Татарстан Конституциясе гамәлгә керде.

– Чаллының шушы бистәсендәге фатирда 1992 елда Татарстан Конституциясен кабул итүдә катнашкан ике депутат яши. Котлаулар булдымы?

– Юк, без бернинди чараларга чакырулар, котлаулар алмадык. Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан Казанда фәнни-гамәли конференция дә узган. Хәтта ул елларда Шәймиевны читлеккә утыртып Мәскәүгә алып китәргә җыенган Шахрай биредә түрдә утырган. Ләкин трамвай юлларын япкан, халыкны күтәргән, Югары шура сессияләрендә көрәшкән милләтче депутатларның берсенә дә чакыру юк. Түрә депутатларга котлавы да, бүләге дә булган. Бүләкләре үзләренә булсын, без бүләк өчен эшләмәдек. Бездә кешене икегә бүлү ул чакта ук бар иде. Хәзер дә дәвам итә. Хәерле булсын.

6 ноябрьне зур бәйрәмгә санамасам да, истәлекле көн итеп билгеләп үтәм. Чөнки ул көрәш чорлары иде. Моннан җитәкчеләр үзләренчә файдаланып калды. Халык та өлешсез калмады. Мәктәпләребез, мәчетләребез ачылып калды, азмы-күпме татар халкы аякка басты.

Без кабул иткән Конституция дә кырыкка үзгәрде. Аның бәйсезлек, суверен дигән сүзләрен кыркый-кыркый маддәләрнең дүрттән бере юкка чыкты, танырлыгы калмады. Бу коточкыч. Без кабул иткән Конституция юк. Әмма әле анда “Татарстан демократик суверен дәүләт” дигән сүзләр бар. Шушы бер җөмлә өчен әле без һаман көрәшәбез. Русия бит шуны да алырга куша. Ул аны алай гына алдыра алмас, Конституциясе белән бергә алдырыр. Монда инде Татарстаны да булмас. Хәзер урап-урап Конституцияне, Татарстан бәйсезлеген, Татарстанның үзен юкка чыгару өчен көрәш бара. Шушы вазгыятьтә бүләкләр алып утырган түрәләр республиканы яклый алырлармы? Ай-һай, бу бик зур сорау. Тагын халыкка, тагын безгә калачак. Иншалла, кулдан килгәнне эшләрбез.

* * * *

Фәүзия Бәйрәмова 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясен кабул иткәннән соң үзенең чыгышларын, мәкаләләр язуын туктамый. Аларда әлеге Конституция белән риза булмау мәгънәсе ярылып ята. 1992 елның 7 декабрендә язылып, Татарстан матбугатында дөнья күргән “Муендагы элмәк яки Ватансыз калган ватандашлар” мәкаләсенә тукталыйк. Анда мондый сүзләр бар:

“... Конституциясен кабул итеп, республика үзенең барлык гражданнарын чит дәүләт карамагына тапшыра – алар барысы да, мәҗбүри рәвештә, Русия Федерациясе гражданнары дип игълан ителә. Татарстан халкы чит дәүләтнең Конституциясе һәм кануннарына буйсынырга мәҗбүр була, шул дәүләтне тотарга коточкыч зур салымнар түли, үзләре өчен дошман булган дәүләтнең армиясендә хезмәт итеп, иң асыл егетләре һәлак була. Шулай итеп, җир йөзендә халкы, кешеләре үзенеке булмаган мифологик Татарстан дәүләте пәйда була.”

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG