Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама икенче мөддәткә президент булып кала


Барак Обама тарафдарлары җиңү бәйрәм итә
Барак Обама тарафдарлары җиңү бәйрәм итә

Кушма Штатларда үткән президент сайлауда демократ Барак Обаманың җиңеп икенче мөддәткә хакимияттә калуы игълан ителде.

Сайлауда җиңелгән республикан губернатор Митт Ромни үзенең җиңелүен таныды һәм Барак Обамага җиңүе уңаеннан котлаулар белдерде. Бостонда үзенең сайлау идарәсе бинасыда чыгыш ясап Ромни Обамага илне идарә итү эшендә уңышлар теләде.

Вирджиния штатының да Обамага тавыш бирүе ачыкланды. Обаманың сайлаучы вәкилләре саны 303, Ромниныкы - 203. Обама инде гомуми тавышлар саны белән дә Ромнины уза. Аңа американ сайлаучыларның 50 проценты, Ромнига 49 проценты тавыш биргән.

8:05

Обама сайлаучылары саны инде 290-га җитте. Моңа тугыз вәкил җибәрәчәк Колорадо штатында җиңү ярдәм итте. Обаманың икенче мөддәткә калуы 270 сайлаучы киртәсен узуга ук аңлашылган иде. Вирджиния, Флорида һәм тавыш бирүне иң соңгы булып тәмамлаучы Аляска штатларындагы сайлау нәтиҗәләре һаман билгесез. Әмма алар инде элеккечә зур игътибар җәлеп итми, Ромни бу өч штатта җиңгән очракта да президент була алмаячак, Обама тарафдарлары инде бер сәгать чамасы бәйрәм итә.

Гомум тавышлар нисбәте 49-49 процент.

7:55

Обаманың җиңүе тагын да ныгый. Невада штатындагы җиңүеннән соң аның 281 сайлаучы вәкиле бар.

7:20

Сайлауда президент Барак Обаманың җиңүе игълан ителде. Төрле штатлардагы сайлау нәтиҗәләренә караганда, Обама сайлаучы вәкилләр коллегиясендә җиңү өчен зарур булган 270 вәкил киртәсен узып китә. 18 сайлаучы вәкил бирүче Оһайодагы җиңүдән соң аның өчен инде 275 вәкил җибәреләчәге мәгълүм булды. Аның республикан көндәше Митт Ромни 203 сайлаучы казанды. АКШтагы икътисади вәзгыятькә канәгатьсезлек һәм Ромниның нык финансланган сайлау алды көрәшенә карамастан, Обама җиңүгә иреште. Җиңүгә икеләнүче саналган берничә штаттагы уңыш ярдәм итте. Кайбер штатларда тавышларны санау әлегә тәмамланмаган, әмма алар инде сайлау нәтиҗәсен үзгәртә алмас кебек.

7:12

Берьюлы 55 сайлаучы вәкил бирүче Калифорниядә, 12 вәкил бирүче Вашингтон штатында җиңеп Ромни белә аерманы 50 вәкилдән арттырып җибәрде. Хәзер аның 244, Ромниның 193 вәкиле бар.

7:05

Президент сайлау белән бер үк вакытта АКШ Сенатының өчтән бер өлеше дә яңартыла. Сенат сайлауларында демократларның уңышка ирешүе күренә. 100 урынлы Сенатта хәзергә демократлар 48, республиканнарның 42 урынга ия булуы билгеле.


6:50

Митт Ромни 11 вәкил бирүче Аризона штатында җиңүе белән Обаманы тагын узып китте. Хәзер Ромниның 174, Обаманың 173 вәкиле бар. Хәзер инде күпләрнең игътибары иң күп (55) вәкил җибәрәчәк Калифорния штатындагы тавышларны санауга юнәлә. Көнчыгышта әлегә җиңү ачыкланмаган берничә штатта сайлау нәтиҗәләрен игълан итү һаман кичегә. Анда 15 вәкил бирүче Төньяк Каролина штатында да республикан намзәт алда бара.

6:40

Обама АКШның көнбатыш яртысында беренче җиңүгә иреште. Биш вәкил җибәрүче Нью-Мексико штаты демократ президентны яклаячак. Җиңү өчен Обамага сайлаучы вәкилләр коллегиясендә әле тагын 97 вәкил кирәк. Ромнига исә җиңү өчен 107 вәкил җитми.

Обама вәкилләр саны белән бераз алда барса да, гомуми сайлаучыларның тавышларын әлегә Ромнидан бер процент кимрәк, 49 процент кына җыя.

Флоридада тавышларны санау тәмамланып килә. Анда әлегә Обама алда бара.

6:25

Республикан Ромни президент Обамадан калышуын тагын өч тавышка киметте. Ромни, мәйданы белән зур булса да, халык саны белән 44-нче урындагы (бер миллионга да җитми) Монтана штатында җиңде. Обаманың 167, Ромниның 161 сайлаучы вәкиле бар. Коллегиягә 29 сайлаучы вәкил җибәрәчәк Флорида штатында 80 процент чамасы тавышларны санау нәтиҗәләренә караганда, әлегә демократ Обама бераз алда бара.


6:10

Көнбатыш штатларда да беренче нәтиҗәләр Митт Ромни файдасына булды. Юта штатында җиңеп ул Сайлаучы вәкилләр коллегиясендә Обамадан калышуын алты тавышка киметте. Хәзер Обаманың 167, Ромниның 158 сайлаучы вәкиле бар. Җиңү өчен зарур булган 270 киртәсенә әле шактый ерак.

Тавыш бирү бер-ике сәгать алдарак тәмамланган Вирджиния, Төньяк Каролина, Оһайо, Флорида, Айова һәм Миссури штатларында кемнең җиңүе әле дә билгесез.


6:00

Обама Нью-Һэмпшир штатында җиңеп Сайлаучы вәкилләр коллегиясендә үз вәкилләре санын дүрткә арттырды. Нью-Һэмпшир кечкенә штат булса да күзәтүчеләр бу сайлауда һәрбер штатның һәм һәрбер вәкилнең хәлиткеч булуын әйтә. Флорида сайлауны күзәтүчеләрнең игътибар үзәгеннән чыкмый. Анда аерма әле дә бик аз.

5:40

Барак Обама сайлаучы вәкилләр саны белән Митт Ромнины бер тавышка узды. Висконсин штатындагы җиңү аңа тагын 10 сайлаучы вәкил өстәде. Коллегиядәге вәкилләр чагыштырмасы хәзер 153:152. Гомуми сайлаучылар тавышлары аермасы да кимеде. Хәзер Обама 49 процент, Ромни 50 процент тавыш җыя.

Көнчыгыштагы ике штатта - 13 сайлаучы вәкил бирүче Вирджиния, 15 тавыш бирүче Төньяк Каролина, 18 вәкил бирүче Оһайо штатында һәм 29 вәкилле Флоридада җиңүче әле дә ачыкланмый.

5:30

Обама Пенсильвания штатында җиңеп үз вәкилләре санын 20-гә арттырды. Хәзер коллегиядә аның 143 вәкиле бар. Коллегиягә 29 тавыш бирүче Флорида игътибар үзәгендә кала. Монда тавышлар аермасы бик аз. Ромни Флоридада бер мең чамасы тавыш белән аз гына алдарак бара. АКШтагы гомуми сайлаучылар тавышын санаганда, Обама 47 процент, Ромни 52 процент тавыш җыя.

5:25

Луизиана, Техас, Арканзас, Канзас, Небраска, Көньяк Дакота, Төньяк Дакота, Вайоминг штатларында да Митт Ромни җиңде. Сайлаучы вәкилләр коллениясенә ул инде 152 вәкил җыйды. Обаманыкы әлегә 123 кенә. Мичиган, Нью-Йорк, Нью-Джерси демократ президент өчен тавыш бирде.

5:00

Иң беренче нәтиҗәләр президент Барак Обаманың оттыруын, Республикан Митт Ромниның күбрәк тавыш җыюын күрсәтте. Әмма тавышларны санау дәвам иткәндә вәзгыять бик тиз үзгәрә бара. Казан вакыты белән иртәнге сәгать биштә Көньяк Каролина, Көнбатыш Вирджиния, Джорджия, Алабама, Мисисипи, Теннесси, Кентукки, Индиана, Арканзас һәм Оклаһома штатларында Ромниның җиңүе ачыкланды. Бу штатлар барысы бергә сайлаучы вәкилләр коллегиясендә аңа 88 тавыш бирә.

Омаба Мэн, Вермонт, Массачусеттс, Род-Айленд, Коннектикут, Делавэр, Мэриленд, Иллинойс штатларынды һәм башкала Вашингтонда җиңеп коллегиягә 65 вәкил җыйды. Күпләрнең күзләре көнчыгыштагы иң мөһим штат Флоридага төбәлде. Әмма тагын берничә штат белән бергә Флоридада да ике намзәт өчен бирелгән тавышлар арасында зур аерма күренмәде.
XS
SM
MD
LG