Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:14

Казан халыкара һава аланының яңа терминалы юлчылар кабул итә


Бүген Казан халыкара һава аланының «1А» терминалы сынап карау нигезендә беренче юлчыларны кабул итә. “Бизнес Online» язуынча, «Ак Барс Аэро» ширкәтенең Әстерханга очуы Казан вакыты белән алты тулырга йөгерме минутка билгеләнгән иде.

«1А» терминалы ачылышында Татастан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Беренче көннәрдә терминалдан бер генә очкыч китәчәк, тора-бара алар артачак. Инде ел азагына ул халыкара очкычларны кабул итә алачак.

«1А» терминалы төзелеше 2009 елның сентябрендә башланган иде.

XS
SM
MD
LG