Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиягә тагын Сүриянең җиде генералы качкан


Төркиягә Сүриянең хәрби көчләреннән качкан җиде генерал килде. Алар белән генералларның гаилә әгъзалары дә бар. Кичә Итлибтагы шартлау нәтиҗәсендә, кайберләренең балалары яраланган.

Сак ярдәмендә хәрбиләр качаклар лагерена озатылган. Яраланганнарга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Хәрбиләр белән бергә чикне йөздән артык сүрияле үтеп чыккан. Алар шулай ук качаклар лагеренә озатылган. Төркия басмалары хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Төркиягә Сүрия армиясең 40тан артык генералы һәм 110 мең тыныч сүрияле килгән.
XS
SM
MD
LG