Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Удмуртиянең "Буран әбиләре"н Русиядә генә түгел, чит ил тамашачылары да бик яхшы белә. Дистә ел элек төркем удмурт җырлары белән беррәттән халык яратып башкарган рус авторлары җырларын да инглиз теленә тәрҗемә итеп репертуарын баетты. Бу юнәлешне әбиләр удмурт җырларын яшьләргә якынайту нияте белән сайлады. Нәкъ бу алым аларны танытты да инде. "Буран әбиләре" хәзер татар телендә дә җырлаячак.

"Буран әбиләре"нең үзенчәлеге – алар гел яңалык эзли. Бер урында таптанырга, кабатланырга өйрәнмәгән. Алар Евровидениедә төрле танылган коллективлар, дан казанган артистларны узып алга чыктылар. Әбиләрнең репертуарына тагын бер яңа җыр өстәләчәк – алар татар телендә җыр өйрәнә. "Буран әбиләре" коллективының чираттагы репетициясендә Ижаудан “Асылъяр” татар җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Гайнетдинова да булып кайтты.

"Буран әбиләре" белән танышып, хәл-әхвәл сорашып, бераз аралашып алгач, Лариса аларны татар киемнәре белән таныштырды. Аннан соң бирегә килүенең төп максаты – әбиләрнең татар телендә яңа өйрәнә башлаган җырлары белән танышты.

Лариса Гайнетдинова сөйли: “Буран әбиләре” әлегә клубта түгел, ансамбль әгъзасы Галина Конева өендә репетицияләргә җыелалар. Мин алар белән удмуртча, татарча исәнләштем. Алар бу кыз удмуртча да исәнләшә белә икән дип гаҗәпләнеп карадылар. Болай, әйбәт кенә каршы алдылар. Дөресен әйтергә кирәк, алар ничектер арганнар журналистлардан, телевидениедән. Үзара да гел удмуртча сөйләшәләр. Алар инде өлкән яшьтәге әбиләр. Аларның үз тормышлары, сыерлары, үгезләре, йорт эшләре. Шулай да очрашуга киенеп, килгәннәр. Бераз сөйләшкәч, җыр турында сораштыра башладым. Аны Мәскәү продюсерлары биргән. Шулай әкренләп җырга күчтек. Тыңладым. Өч телдә, удмуртча, татарча, русча җырладылар. Татар җыры. Авторларын белмиләр”.

Лариса Гайнетдинова (с) "Буран әбиләре" белән

Лариса Гайнетдинова (с) "Буран әбиләре" белән


Музыка белгече Лариса Гайнетдинова, әлбәттә, татар һәм удмурт телләрендәге үзенчәлекләргә тукталып, “Буран әбиләре” белән татар телендәге нечкә авазларны кабатлатып, башкаларын дөрес әйтергә өйрәтергә тырышкан.

“Беренче тапкыр тыңлагач та, нәрсә турында җырлаганнарын аңлап була. Дөрес, барлык сүзләрне дә дөрес ятламаганнар. Безнең татар телендәге ә, ң хәрефләрен әйтә алмыйлар. Инде көен башкаруларында да удмуртча яңгыраш сизелә. Удмурт җырчысы татар җыры булса да, удмуртча башкара. Татар кешесе дә удмурт җырын татарчалаштырып башкара бит. Шуңа бераз аермасы бар. Дөрес, удмуртлар, татарлар Удмуртиядә бергә гомер итәләр. Алар үзләре дә сөйләделәр, берсе Татарстанның Әгерҗе районында туып үскән. Удмурт һәм татар авыллары янәшә булган. Татар сөйләмен, җырларын ишетеп үскән. Әмма татар телендә аралаша белми. Тагын билгеләп үтәргә кирәк, төньяк удмуртларның үзләренең сүзләре, сөйләм теле. Ә менә көньяк удмуртлар телендә бик күп татар сүзләре бар. Мәсәлән, мунча – мунчо, кыяр – кияр, суган – сугон, чөгендер – чугундер, капка, урам һәм башкалар. Аларның кайбер җырлары арасында да татар көйләренә охшаган. Тагын бер аермалык – җырлаганда “Буран әбиләре” авызларын ачмыйча, теш аркылы җырлыйлар. Татарлар бит күбрәк тавышны борынга җибәрә”ди Лариса Гайнетдинова.

Өлкән яшьтәге удмурт әбиләренә татар җырларын өйрәнергә җиңел түгел. Граня Байсарованың яшьлек елларында дус татар кызы да булган. Ул чакта сөйләшергә өйрәнмәвенә хәзер үкенә дә.

Галина Коневага да татар сүзләре җиңел бирелми. “Инглиз теленә тәрҗемә ителгән җырларны да без барлык авазларны да дөрес әйтеп җырламыйбыз. Без бит чит телләрне белмибез, ничек язып бирделәр рус хәрефләре белән, шулай укып өйрәндек”, дип дип сөйләде Галина Конева. “Татар җырындагы сүзләрне дә ничек язылган, шулай җырларга тырышабыз. Безне бит чит телле кешеләр итеп кабул итәләр”, диде ул.

Шулай да алар бик тырышып татар моңын бирергә омтыла. Лариса Гайнетдинова да аларның тырышлыгын билгеләп үтте.

Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләве җиңел түгел. “Буран әбиләре”нең сәнгать җитәкчесе Ольга Туктарева да аларның үзенчәлекле холкына басым ясаган.

“Карап тордым да, балалар, яшьләр белән эшләве җиңел. Өлкәннәр белән кыенрак. Һәрберсенең үз фикере. Аларга әйтәсең, шулай кирәк дип. Әбиләр бик озак уйлап тордылар, минемчә кирәкме-юкмы җырларга. Мин бит яшь. Килешәм, аларның да, бәлки, дөрестер фикерләре. Музыка ягыннан минемчә дөрес. Җитәкчегә урталыкны сайлавы бик кыен", ди Лариса Гайнетдинова.

"Һәр очрашу күңелдә нинди дә булса эз калдыра. Нинди хисләр калдырды бу аралашу?" дигән сорауга, Лариса: "Аларга карап сокландым. Әбиләр өлкән яшьтә булуларына карамастан, тормыш тәҗрибәләре дә зур бит инде, шулай да үзләрен бала-чага кебек хис итәләр. Җырлаганда да хисләнеп торалар. Безгә дә шундый булып калырга иде“, диде.

"Буран әбиләре" Евровидение сәхнәсендә

"Буран әбиләре" Евровидение сәхнәсендә


Татар белгеченә башта әбиләр шик белән караган. Әмма Лариса Гайнетдинованың аларга удмуртча үзләренең туган телләрендә җырлар башкаргач, әбиләрнең карашлары үзгәргән.

“Буран әбиләре”ннән үрнәк алып, үзе җитәкләгән “Асылъяр” ансамбле репертуарындагы берәр җырны чит телгә, мәсәлән, инглиз теленә тәрҗемә итеп, җырларга ниятләре юкмы дигән сорау да туды. Лариса Гайнетдинова моңа болай җавап бирде:

“Үзеңнең туган телеңне яратырга кирәк. Татар җырын тулысынча тәрҗемә итәргә кирәкми. Музыка һәр кешегә якын, аңлашыла. Безнең репертуарда “Эх, сез матур кызлар!” исемле җыр бар. Аны ике татар һәм удмурт телләрендә башкарабыз. Бу удмурт авторлары җыры. Әмма татарлар да аны бик яратып башкара, тамашачылар да яратып кабул итә”.

“Асылъяр” ансамбле күбрәк балаларга игътибар юнәлтергә, яшьләр белән эшләргә ниятли. Җырга-биюгә һәвәс балаларны, кызларны, егетләрне ансамбльгә туплау дәвам итә. Җитәкче аларны сәхнәдә үзләрен "Буран әбиләре" кебек самимилекләрен саклап калырга өйрәтергә ниятли.

“Әбиләрнең холкы төрле. Кемдер усалрак, кемдер елмаеп тора. Ул бит сәхнәдә дә күзгә ташлана. Аны берничек тә яшереп булмый. Кеше үзен-үзе дә башкача тота алмый. Балаларны да үзләрен өйдә, кешеләр белән ничек тоталар, сәхнәдә дә шуны сакларга өйрәтергә кирәк дип уйлыйм”, ди Лариса Гайнетдинова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG