Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай кызы "Сэнди"дан зыян күрүчеләргә ярдәм итә


17 кешелек төркемнең җитәкчесе Әлфия Хуҗиәхмәтова (уртада)
17 кешелек төркемнең җитәкчесе Әлфия Хуҗиәхмәтова (уртада)

Башкортстан кызы Әлфия Хуҗиәхмәтова, “Сэнди” давылыннан зур зыян һәм кайгы күргән халыкка ярдәм итмичә булдыра алмыйм, ди. Ул өч еллап Нью-Йоркта яши, барда эшли, рәсемнәр дә төшерә.

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туып үскән, югары белемне Петербурда алган Әлфия Хуҗиәхмәтова инде өч еллап Нью-Йоркта яши. “Сэнди” давылыннан соңгы вазгыять һәм аның бу мактаулы эшкә ничек алынуы турында сөйләшәбез.

Әлфия, син Нью-Йоркның кайсы бистәсендә эшлисең? Иң зур зыян кайда булды?

– Бу көннәрдә мин Нью-Йоркның иң зур зыян күргән Лонг Айлэнд (Long Island) һәм Стейтон Айлэнд (Staton Island) бистәләрендә булдым. Шулай ук Манхэттанда ярдәм иттем.

Лонг Айлэндта без Кызыл Хач төркеменнән мохтаҗларга ризык, төрле ашамлыклар, юыну кирәк-яраклары һәм чистарткыч матдәләр тараттык, төркемнең җитәкчесе идем. Беренче көннәрне офиста хата ясап безне клиентлар көткән урынга түгел, башка бер җиргә китерделәр. Әйе, Кызыл Хач бу кешеләрне “зыян күрүчеләр, корбаннар” дип атамый, “клиентлар” дип атый.

Минем ул көнне 6600 өлеш ризык бар иде. Аның барысының да мохтаҗларга барып җитүен ахырга кадәр күзәтү кирәк. Без игъланнар тотып урамда йөрдек, "Кызыл Хач ашарга өләшә, чыгыгыз", дип ишекләрне шакыдык. Җирле радиода бу турыда сөйләп тордылар. Мин үзем хәтта ярдәм сорар өчен шәһәр башлыгы янына барып кайттым. Ул янгын сүндерү хезмәтеннән берничә кешегә минем белән барырга кушты. Без алар ярдәмендә ризыкны шәһәрнең зур зыян күргән тагын икенче бистәсенә алып барып өләштек. Кичкә барысын да таратып бетерүебезгә шундый сөендек.

Стэйтон Айлэндта да шуларны ук эшләдек, әмма анда инде үз акчабызга алган әйберләрне, ашамлыкларны тараттык. Манхэттанда мин дусларның кибетен чистартырга булыштым. Кием кибетен су баскан иде.

Эшләмәгән көннәрне тагын Стэйтон Айлэнд һәм Рокавэй (Rockaway, Queens) бистәләренә барып гади кешеләрнең өйләрен җыештырырга булышырмын дип торам. Бу хәзер иң авыр эш, аңа күп көч кирәк.

Акча җитәрлек. Кызыл Хачга акча күп килде, алар аны клиентларны ашатуга, кирәк-ярак белән тәэмин итүгә тоталар. Иң авыры хәзер су басудан соң калган пычыракны чистартып бетерү.

Бу эшкә үзең алындыңмы? Кемнәр белән башкарасың боларны?

– Әйе, "Сэнди"дан соң икенче көнне үк давылда меңләгән кеше бернәрсәсез калды дигән шул кадәр борчулы хәбәрләрне тыныч кына тыңлап утыра алмаганымны аңладым. Кешеләргә ярдәм итә башлагач кына үземнең никадәр бәхетле икәнемне аңладым. Мин яшәгән бистәдә, Көнчыгыш Һарлемда (East Harlem) электр уты да өзелмәде, зыян бик кечкенә булды. Икенче көнне үк мин Кызыл Хачка килдем, шул ук көнне эшкә өйрәндем.

Кызыл Хачта төрле кешеләр белән эшлим, яңа дуслар таптым. Арасында кем генә юк – студентлар, социаль хезмәт кешеләре, тренерлар, укытучылар, янгын сүндерүчеләр, музыкантлар, барысын да санап бетереп тә булмый.

Шушы соңгы бер атнада күргән, моны гомердә дә онытмаячакмын дигән әйбер нәрсә булды?

– Әлбәттә, меңләгән кешенең хәсрәтен күрү, аларның кайгысын уртаклашу гомергә искә калачак. Стэйтон Айлэндта гына да 60тан артыке кеше һәлак булды, алар арасында – балалар һәм яшүсмерләр. Рәт-рәт торган зур буш йортлар. Еллар буена җыелган әйберләр урамда чүп булып ята. Кайсыбер йортлар янып көлгә әйләнгән. Кеше мондый кайгыны күргәч алар урынына үзен дә куеп карый һәм...

"Сэнди"дан соң шәһәр буйлап йөрдем, күп фото ясадым. Гадәттә төнен дә реклама һәм уттан күзне чагылдырган Манхэттанны караңгыда күрү тетрәтте. Үзем дә күпмедер вакыт анда яшәгәнгә, ул урамнар буйлап йөрү миңа "2012" фильмын хәтерләтте.

Нью-Йорк яңа килүчеләрне бик ярата дип әйтеп булмый. Әмма бу кайгы барлык кешеләрне берләштерде. Шундый ярдәм булганга гына зыян күргәннәрнең тормышы тиз арада кире гадәттәге тормышка кайтыр дигән өмет бар. Үлгәннәрне кайтарып булмый. Башка һәртөрле ярдәмне күрсәтергә без әзер.

XS
SM
MD
LG