Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә “Казан – Русиянең өченче башкаласы” дигән чара узачак


17-19 декабрьдә Парижның Рус мәдәнияте үзәгендә “Казан – Русиянең өченче башкаласы” дигән халыкара чара узачак.

Проект кысаларында Татарстан мәдәният министрлыгы “Татарстан күге астында” дигән күргәзмә оештырырга исәп тота. Аны оештыру заказы zakazrf.ru сәхифәсендә урын алган. Оештыручыга БДБ рәссамнары берлегенең Казан бүлегеннән җиде кешене һәм Казан федераль университеты Филология һәм сәнгать институтыннан рәссам-укытучыларны чакыруны оештыру йөкләнә.

Рәссамнар күргәзмә кысаларында масстер-класслар да уздырачак. Рәссам Фәрит Вәлиуллин сынлы сәнгать турында сөйләсә, Рушан Шәмсетдинов Казан ханлыгы тарихы турында бәян итәчәк. Алар барысы да китапларда урын алган рәсемнәр ярдәмендә алып барылачак.
XS
SM
MD
LG